Юрий Назаров иртә яздан басу-кырларда
Авыл хуҗалыгы

Юрий Назаров иртә яздан басу-кырларда

Мәктәп елларыннан бирле туган колхозымда эшлим инде мин. Башта комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем, аннан инде үзем «Нива» комбайнын иярләдем

Әлегә "Сорнай" басу-кырларында бертөрле тынычлык вакыты. Сенажга әле үләннәр урыла гына. Бу эштә «Магдон»ны иярләүче Юрий Назаров тырыш хезмәт күрсәтә. – Мәктәп елларыннан бирле туган колхозымда эшлим инде мин. Башта комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем, аннан инде үзем «Нива» комбайнын иярләдем. Гел эштә, хезмәттә булдым. Менә быел да башта «МТЗ-80» тракторы белән чәчүдә эшләдем, хәзер «Магдон»да. Нинди эш кушсалар да башкарам, дип эшләгән эшеннән ямь табуы белән уртаклашты алдынгы механизатор.


Нет комментариев