Хезмәт

Балтач районы

16+
Бакчачыга

Апрель аенда бакчада нәрсәләр эшләргә киңәш ителә

Апрель – бакчачы өчен җаваплы ай

Апрель җитте, димәк, бакча эшләренә чынлап торып тотынырга вакыт.

Орлык әзерләү: Бу айда ачык грунтка чәчү өчен орлыкларны барларга, тишелешләрен тикшерергә кирәк. Кишер, петрушка, укроп, аш чөгендере, салат, шпинат, башлы суган орлыкларын чәчүгә әзерлиләр. 

Бакчаны җыештыру: Мөмкинлек булу белән үсемлек калдыкларын, чүп-чар, яфракларны зарарсызландырып, компост ясау өчен файдаланалар, чүп үләннәрен, бигрәк тә койма, сарай буйларында үскән үләннәрне препаратлар белән эшкәртәләр. Җиләк-җимеш агачларының кәүсәләрен агарталар. Агарту артык җылынудан саклый, чәчәк атуны тизләтә һәм тышча астында кышлаган чәчәк ашаучыларны, бетләрне, гөмбәчекләрне, мүкне юкка чыгара.

Туфракны ашлау: Кар эреп бетү белән үк, туфрак әле бик дымлы чакта, бакчага азотлы ашламалар (мочевина, аммиак селитрасы, тирес сыекчасы) кертелә. Бу вакытта алар туфракта әйбәт эри, язгы су инде аларны аскы катламнарга агызып төшеп китә алмый. Бигрәк тә бакча җиләге үстерсәгез, бу ысулны куллану бик нәтиҗәле.Әгәр дә бакча җиләгенең 10–15 көнгә иртәрәк өлгерүен телисез икән, иртә өлгерә торган сортларының өстенә дуга рәвешендә каркас куеп, өстен пленка белән каплагыз. Шул ук вакытта узган ел гына утырткан җиләкләрне җентекләп карагыз, араларында туфрак өскә кысып чыгарган үсентеләр булса, батырып куегыз. Күпьеллык яшелчә культуралары (батун суган, рәваҗ, кузгалак), шулай ук бакча җиләге кишәрлекләрендәге үсемлек калдыкларын тырмалап алыгыз, чистартыгыз, минераль ашламалар кертеп, рәт араларын йомшартып чыгыгыз.

Бәрәңгене утыртырга әзерләү: Апрель урталарыннан соң, утыртырга 3 атна чамасы кала, бәрәңгене баз яки подваллардан чыгарып, борынлар өчен ачык һавада яисә якты сарайларда таратып куярга кирәк. Черек бәрәңгеләрне аралап, чүплеккә салырга кирәк. Әмма берничек тә компост базларына черек бәрәңгеләрне салу киңәш ителми.

Беренче нинди культураларны утыртабыз: Туфракны эшкәртү белән үк кишер, петрушка, укроп, редис, салат, шпинат, борчак, аш чөгендере, яшел кыяк өчен суган, башлы суган өчен орлыклык суган, сарымсак, иртә өлгерешле ак башлы кәбестә утырта башларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев