Ә безнең Балтач бакчачылары нинди киңәшләре белән бүлешә ала? Комментарийларда сездән җаваплар көтәбез
Пионның чәчәкләре күп булсын өчен язын төбен сак кына йомшартыгыз, азотлы ашлама белән тукландырыгыз, су сибегез.
Гортензиягә язын 10 литр суга 2 аш кашыгы аммиак селитрасы кушып сибәргә була. Гортензия әче туфракны ярата. 10 литр суга 1 аш кашыгы лимон кислотасы кушып сибәргә дә була.
Клематиска язын известле сөт (10 литр суга 100-150 грамм известь кушыла) сибегез.
Суганчаларын ныгытсыннар өчен лаләләргә орлык өлгертергә бирмәгез. Шуңа шиңүгә чәчәк сабакларын сындырырга кирәк, әмма кыякларына тияргә ярамый, алар табигый рәвештә корырга тиеш.
Чыганак: Бакча
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев