Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Бакчачыга

Бакча җиләген тәрбияләү календаре

Бакча җиләген карау эшен дөрес һәм вакытында башкару аркасында, сез сәламәт үсемлек үстереп, татлы җиләкләрдән яхшы уңыш җыеп алачаксыз

Бакча җир җиләге (клубника, халык телендә виктория) – ярыйсы гына нәзберек культура. Шуңа күрә аны иртәнге яздан башлап соң көзгәчә тәрбияләргә кирәк («ЯшелҮзән»).

Июнь
Уңыш җыюны дәвам итәләр. Айның икенче яртысында соң сортлылары да җиләк бирә башлый. Җиләк буялмасын һәм черемәсен өчен куак астына кара тукылмаган материал җәяләр яки опилка түшиләр. Бу бакча җимешен соры черектән һәм чүп үләннәреннән сакларга ярдәм итәчәк.

Шулай ук июнь аенда җир җиләге розеткаларын аерым стаканнарда яки кассеталарда тамырландыралар. Бу үсемлекләр 2-3 атнадан соң яңа урынга күчәреп утыртырга әзер булачак.

Июль
Җиләк биреп туктаганнан соң куаклардан карт, авыру һәм бозылган яфракларны өзеп аталар. Түтәлгә яхшылап су сибәләр, куаклар тирәсендәге туфракны йомшарталар һәм аларның артык мыекларын кисәләр.

Июльдә куакларында җир җиләге талпаны үрчергә мөмкин. Зарарланган куаклардагы яфракларны кыркыйлар һәм яндыралар. Аннан соң бөтен түтәлне 60 ° C чамасы җылылыктагы яки марганцовканың кайнар эремәсе белән коендыралар.

Үсемлекләрдә башка корткыч бөҗәкләр дә барлыкка килә икән, куакларга химик яки биологик инсектицидлар сиптерәләр. Шулай ук, зыянсыз халык чараларына да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моннан тыш, бу чорда җиләк тутыгу, ончыл чык, соры череклек белән зарарлана. Авыруларны коллоид күкерте кушылган 1%лы бордос сыеклыгы (10 литр суга 100 препарат) җиңәргә булыша.

Август
Җәй азагында җиләк түтәленең туфрагын йомшарталар һәм һәр төпкә 1әр чәй кашыгы комплекслы ашлама кертәләр. Ай ахырына кадәр мыекларны утыртуны тәмамлыйлар, даими су сибәләр.

Җәйнең икенче яртысы - көз башында җиләк түтәлләренә су сибүне кайгыртырга кирәк.

Ceнтябpь
Бу айда, киләсе елда җиләк бирәчәк чәчәк бөреләре формалаша. Шуңа күрә сентябрьдә дә су сибәргә онытмагыз.

Октябрь
Октябрь аенда, кышны югалтуларсыз чыгу өчен, үсемлекләргә уңайлы шартлар тудыралар. Моның өчен түтәлләргә су сибәләр, туфракны йомшарталар, чүп үләннәрен бетерәләр. Җиләк куакларын торф, черемә яки компост белән күмәләр.

Ноябрь
Туфракның өске катламы (5-7 см тирәнлектә) туңгач, түтәлне мульчәлиләр. Бу үсемлекләрнең җирдән этелеп чыгудан саклый. Карны тоткарлау өчен түтәл өстенә чүп-чар, топинамбур яфраклары, кура җиләге яки кукуруз сабаклары салына. Шулай итеп җиләк кышлый.

Бакча җиләген карау эшен дөрес һәм вакытында башкару аркасында, сез сәламәт үсемлек үстереп, татлы җиләкләрдән яхшы уңыш җыеп алачаксыз. Әлеге киңәшләргә колак салыгыз – һәм барысы да сез теләгәнчә булачак!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачылык виктория