Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Бакчачыга

Бакча җиләген уңышын җыйганнан соң да тәрбияләргә кирәк

Киләсе сезонда җиләкләрнең күләме һәм сыйфаты нәкъ менә хәзерге тәрбиягә бәйле

Җиләкләрне җыеп бетерү — эшнең ахыры түгел. Июль һәм август айларында үсемлек актив үсеш фазасында була: нәкъ менә шушы вакытта киләсе елгы уңышның нигезе — чәчәк бөреләре салына. Киләсе сезонда җиләкләрнең күләме һәм сыйфаты нәкъ менә хәзерге тәрбиягә бәйле.

“Россельхозцентр” белгечләре түбәндәге киңәшләрне бирә:

- Артык яфракларны һәм мыекларны кисегез
Карт, саргайган, кипкән яки таплы яфракларны алып ташлагыз — алар авыру чыганагы булырга мөмкин. Яшь, сәламәт яшел яфракларны калдырыгыз, чөнки алар фотосинтез өчен кирәк. Әгәр җиләкне үрчетергә җыенмыйсыз икән, мыекларын кисеп ташлагыз, чөнки алар куактан күп көч ала. Үрчетергә кирәк булса, иң көчле куаклардан 1-2 мыек кына калдырыгыз.

- Авырулардан һәм корткычлардан саклагыз

- Дөрес итеп тукландырыгыз

Җиләк җыйганнан соң, куак яңа яфрак үстерсен өчен, аз дозада азот кирәк. Ә август аенда бөреләр формалашу һәм кышлау өчен фосфор һәм калий мөһим:

- Органика: тавык тизәге (1:20) яки сыер тизәге (1:10).

- Минераль ашлама: 10 л суга 1 аш кашыгы суперфосфат һәм 1 аш кашыгы калий сульфаты (һәр куак астына 0,5 л).

Көл: 1 м² мәйданга 1 стакан исәбеннән туфракка бутагыз.
- Көзге ашламалар: “Көзге” тамгасы белән сатылучы катнашмалар (аларда азот аз, фосфор һәм калий күп).

- Клубника түтәлләрен яңарту.

Клубника 3-4 ел яхшы уңыш бирә, аннары җиләкләр ваклана һәм кими башлый. Шуңа күрә түтәлләрне вакытында яңарту мөһим. Иң яхшы куакларның беренче рәт мыекларын сайлап алып, җәй ахырында яки көз башында яңа түтәлләр утырту — иң кулай вакыт.

- Клубника үстергәндә еш ясала торган хаталар:

Яфракларны төбенә кадәр кисү. Бу очракта куак бөреләрне үстерүгә түгел, ә яңа яфраклар чыгаруга көч сарыф итә.

Су сипмәү. Эссе көннәрдә сусыз калган клубника интегә, бу киләсе елгы уңышка тискәре йогынты ясый.

- Җәй ахырында азотлы ашламалар куллану. Бу вакытта үсемлек “яшәрергә” омтыла, яфракларны тиз үстерә, нәтиҗәдә бөреләр зыян күрә.

- Авыру яфракларны һәм мыекларны калдыру.

Бу — авыруларның таралуына һәм куакның артык көчсезләнүенә китерә диелә чыганакта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев