Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Кар яуганчы каплап калыгыз...

Алдагы көннәрдә кар явуы һәм суыклар көтелә. Виноградны салкыннардан саклауның җиңел генә ысулын тәкъдим итәбез.


Хәзер кемнең генә бакчасына керсәң дә, яшел, кара тәлгәшләре тулышып пешкән виноградлар үсүенә аптырарлык түгел. Әлбәттә, безнең шартларда мул уңыш алыр өчен виноградны яхшылап тәрбияләргә һәм кышкы салкыннардан дөрес итеп саклау зарур. Виноградны төнлә — 15-20, көндез 10-15 градуска кадәр суыта башлагач кына кышкылыкка капларга кирәк. Ул беренче салкыннарда чыныгу алырга тиеш.

Бакчачылар бу эшне төрлечә башкара. Ә без сезгә җиңел генә бер ысулын тәкъдим итәбез.

Иң башта картайган һәм зарарланган ботакларны кисеп ташлагыз. Аннары һәр төпнең ботакларын аерым җыеп бәйләгез һәм спанбонд, лутрасил белән яхшылап төрегез. Астына фанера, такта кисәге салып, җиргә яткырганнан соң, өстенә бакчагызда үскән чәчәкләрнең, топинамбурның кипкән сабаклары, яки ылыслы агач ботаклары белән каплагыз.

Кар төшү белән аны шул ботаклар өстенә өеп, тыгызлап куегыз. Әгәр кар озак ятмый торса, виноград өстен иске кием-салым, одеял белән ябыгыз.
 
Тик бу эшләрнең барысын да коры көнне башкарырга кирәк, дип яза Кызыл таң.

 
Фото: pixabay.com/ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга виноград