Карлыган күп итеп уңыш бирсен өчен яз айларында нишләргә?
Карлыган куагына кайнар су сибәр вакыт җитте
Карлыган куагын язын иртә уяна, шуңа күрә кар эреп бетү белән артык ботакларын кисеп ташларга кирәк. Бу эшне согы бүленеп чыга башлаганчы, гадәттә, урамда 0-3 градус булганда башкару хәерле.
Кар эреп беткәнче, карлыган куагына кайнар су сибәргә кирәк — бу талпаннарга каршы яхшы чара.
Язын карлыган куагын азотлы ашлама белән ашлау кирәк. Кар эреп бетүгә, куаклар янына мочевина гранулалары сибегез һәм туфрак белән күмеп куегыз. Бер куакка 15 грамм ашлама җитә.
Һава җылынгач, гөмбә авыруларына каршы эшкәртегез. Бер чиләк суда 100 грамм бакыр купоросын эретеп, куакларга сипкәләп чыгыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев