Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Петуния белән гортензия чәчәкләренең яфрагы саргайса, нишләргә?

Үзегезгә саклап куегыз!

Петуния белән гортензия чәчәкләренең яфрагы саргаюның сәбәпләре күптөрле булырга мөмкин: суны артык күп сипкәннән, талпан, үсемлек бете, хлороздан (туфракта тимер тозлары җитешмәгәнлектән, үсемлекләрнең саргаюы). 

Әгәр дә корткычлар күренмәсә, хлороздан «дәваларга» кирәк була.

Моның өчен түбәндәге эремәне әзерләгез: бер чәй кашыгы лимон кислотасын аз гына җылы суда эретәбез дә, ун литр суга салабыз һәм сибәбез. Файдасы булса, профилактика өчен беничә такыр сибәсе була.

Әгәр дә булышмаса, түбәндәге катнашманы кулланып карагыз: ярты чәй кашыгы тимер купоросына шуның кадәр үк лимон кислотасы һәм бер литр су салыгыз. Бу катнашманы чәчәк тирәли туфракка сибәбез, яфракларына тидермәскә тырышыгыз. Ә туфракка алдан беркат су сибелгән булырга тиеш.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев