Хезмәт

Балтач районы

16+
Бакчачыга

Теплицаны нәрсә белән юарга һәм эшкәртергә?

Файдалы микроорганизмнар үрчергә өлгерсен өчен теплицадагы туфракны биопрепаратлар белән үсемлекләрне утыртыр алдыннан 1-2 атна элек эшкәртергә кирәк

Көннәр җылыну белән теплицаларда да эш башлана. Ләкин кыштан соң аны чистарту, дезинфекция чаралары белән юу һәм эшкәртү мөһим.

Бу исә теплица эчендә барлыкка килгән гөмбәчек авырулары һәм башка бактерияләрдән котылу һәм мул уңыш алу өчен эшләнә.

Нәрсә белән юарга?
* Юу өчен эремә сыйфатында аш горчицасы эремәсен кулланырга мөмкин. Ул көчле исле һәм интенсив төстә булырга тиеш.
* Теплицаларны эшкәртү өчен шулай ук бактерицид тәэсире булган көнкүреш химиясе чаралары (савыт-саба юу яисә сантехника өчен) кулланыла.
* Теплицаларны дезинфекцияләү өчен бакыр купоросы эремәсен куллану да яхшы нәтиҗә бирә.
* Теплица стеналарын эшкәрткәндә туфракны агрессив препаратлар грунтка үтеп кермәсен һәм соңыннан үсемлекләргә һәм микроорганизмнарга зыян китермәсен өчен яхшырак капларга кирәк.

Нәрсә белән эшкәртергә?
Теплицаны зарарсызландыручы эремәләр белән эшкәртү авырулар кузгатучыларны юкка чыгарырга ярдәм итәчәк. Ә менә корткычларның личинкаларын юк итү өчен төтен шашкаларын куллану яхшы.
* Шашка яхшы тәэсир итсен өчен инструкцияләрне төгәл үтәргә, теплица күләменә ничә шашка кирәклеген дөрес исәпләргә кирәк.
* Шашка куйгач, теплицаны герметик рәвештә ябарга һәм озак вакытка калдырырга кирәк.
Шуны да истән чыгармагыз: күкерт шашкасы куллану металл конструкцияләр коррозиясенә китерергә мөмкин (бигрәк тә кулдан ясалган теплицаларда, цинкланган профиль яхшырак сакланган).

Туфракны эшкәртү
Хәзер махсус кибетләрдә нинди генә биопрепаратлар юк: алар авырулар белән дә көрәшә, туфракны да баета, үсемлекләргә дә үсәргә ярдәм итә.
* Биопрепаратларны җылы, дымлы туфракка кертергә кирәк. Шул ук вакытта аның дымлылыгын тикшереп тору мөһим: су сибәргә, йомшартырга, чөнки коры туфракта биопрепаратлардагы тере микроорганизмнар (файдалы бактерияләр һәм биопрепарат гөмбәчекләре) яшәми һәм үрчеми.
* Туфракта дым саклансын өчен су сипкәннән соң пленка белән капларга мөмкин.
* Шул ук вакытта исегездә тотыгыз: тере бактерияләр һәм гөмбәчекләр үзләрен җылы туфракта уңайлырак хис итәләр һәм температура да 14 °Cтан да түбән булмаган вакытта эшли башлыйлар.

Теплицадагы туфракны эшкәртү өчен нинди препаратлар кулланырга мөмкин:
* “Экомик урожайный” препараты Lactobacillus и Bacillus тере бактерияләр нигезендә җитештерелгән;
* Трихоцин, Трихоплан, Глиокладин (Trichoderma harzianum гөмбәчеге нигезендә);
* Фитоспорин, Алирин, Гамаир (Bacillus subtilis бактерияләр нигезендә) һәм башкалар.

Файдалы микроорганизмнар үрчергә өлгерсен өчен теплицадагы туфракны биопрепаратлар белән үсемлекләрне утыртыр алдыннан 1-2 атна элек эшкәртергә кирәк. Моны апрель уртасыннан май башында кадәр эшләү бик яхшы.
Шушы кагыйдәләрне исәпкә алсагыз, һичшиксез, мул уңышка исәп тота аласыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев