Үсентеләргә су сибә беләбезме?
Туфракта дым артык булса, орлыклар чери башлый
Биология фәннәре докторы Наталия Мацишина әйтүенчә, үсентеләргә вакытында су сипмәү чәчелгән орлыкларның булачак тамыр системасы бозылуга китерә. Бу хакта «Шәһри Чаллы» яза.
«Бер су сибеп, бер сипми тору – бөтенләй сипмәүгә караганда да начаррак. Су сибә башлагач, без яралгының үсешенә этәргеч бирәбез. Ул беренче тамырларын җибәрә, алар туфракка берегә башлый.
Шул вакытта су сибүдән туктасак, коры туфрак бу нәзек тамырларны өзә», – дип аңлата галимә.
Шул ук вакытта, туфракта дым артык булса, орлыклар чери башлый һәм төрле күгәрек гөмбәчекләре барлыкка килә. Ә туфрак артык коры булса, яралгы дым җитмәүдән һәлак була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев