Үсентеләрне ашлау турында
Бакчачыга

Үсентеләрне ашлау турында

Үзегезгә саклап куегыз!

Үсентеләрне күчереп утыртканчы ашларга кирәкми, чөнки туфракның ашы әлегә аларга җитә.

Күчереп утырткач,10-12 көннән ашлама сибәргә кирэк була .
Ашламаларны иртәнге якта, дымлы җиргә сибү дөресрәк була. 2 атна саен кабатларга кирәк.

Мин Здравень, Биогумус (сыегы) кебек әзер ашламалар, йод, перекись водорода кулланам.

Йодны 3 л суга 1-2 тамчы кушып сибәсе.

Перекись водороданы 1 л суга 2 аш кашыгы салып сибәсе. Перикисьне үсенте үсә алмый тилмереп,  туфрагы катып утырганда, кечерәк вакытта сибәргә кирәк. Хәлләнеп китсеннәр дип.

#БакчачыРэмзия

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


бакчачыга

Нет комментариев