Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

19 яшьлек егет контрактка кул куйган

Ул «Батыр » батальонында хезмәт итәчәк, дип хәбәр итә Минзәлә сайты.

Улларын, энеләрен, дусларын иртүк озатырга дип хәрби комиссариат янына әти-әнисе, туганнары, дуслары җыелган. 

Илья Минзәләдә туып-үскән. Советлар Союзы Герое генерал-полковник Василий Гордов исемендәге кадет мәктәп-интернатын тәмамлаган. 

Егетнең рухы сугышчан. Контрактка кул кую карарын ул күптән кабул иткән. Армиядә хезмәт итү тәҗрибәсе бар. Бер ел ул Абхазиядә (Гудаута шәһәрендә) хезмәт иткән. 

- Бер ай элек безнең гаилә катлаулы хәлгә эләкте. Төнлә яшен сугу аркасында янгын чыкты һәм йортыбыз, каралты-кура, мунча — барысы да янып бетте. Контракт буенча хезмәткә китүемнең бер сәбәбе-әти-әнигә йортны торгызуда ничек тә булса ярдәм итү. Әни башта минем бу карарыма каршы килде, соңрак килеште, – ди Илья.

Әти-әниләр улллары өчен борчылсалар да, аның белән горурланалар. 

 –   Улым-үз иленең патриоты. Үзен сакласын. Ә безгә көтәргә һәм догалар укырга гына кала, –  ди әнисе Светлана.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев