Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

55 яшенә таба аяк баскан курку белмәс райондашыбыз безнең тынычлыгыбыз хакына ил сагына китте (фото)

Барам булгач барам, диде.

Айдар Зәкиев Салавыч авылы егете, гаиләле, Гөлшат ханым белән бер ул, бер кыз үстерделәр, нәни оныклары бар. 2019 елда  хәләле белән бергәләшеп 50 яшьлек юбилейларын зурлап, кунаклар җыеп уздырдылар. Аларның туган көннәре икесенеке бер айда — 9 октябрьдә Гөлшат ханымныкы, 27 октябрьдә Айдар Зәкиевныкы.

Ә инде быел, 6 февральдә Айдар Зәкиев кыюланып хәрби контрактка кул куя. Шулай итеп, 55 яшенә таба аяк баскан курку белмәс райондашыбыз безнең тынычлыгыбыз хакына ил сагына китте.

— Ике ел җыенды инде ул китәргә, — ди Гөлшат ханым. — Барырга исәбе башта ук булды. Чөнки телевизордан сәяси вакыйгаларны даими карап, илнең хәрби хәле белән гел кызыксынып торды. Укыган китаплары да бит аның сугыш темасына багышланган. Әнә, ахырдан укыган китабы һаман да өстәлдә тора — Виктор Поповның «Один выстрел во время войны» дип атала ул. Андагы геройлар фронт сызыгының бирге ягында — тылда торып, фашизмны җиңүгә бар көчләрен сарыф итүчеләр булса да, ирем бүтәнчә уйлады, андый кеше райондашлары анда булганда монда тыныч кына ята аламы соң?! Барам булгач барам, диде.

Язманың тулы варианты белән «Хезмәт» газетасының җомга санында таныша алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев