Балтач гимназиясе коллективына зур рәхмәт!
Балтач гимназиясе коллективы бер көн эчендә "Балтач нуры" мәчетендә чәй тутыручы олы йөрәкле апаларыбызга кипкән үләннәр, җиләк-җимеш, чәй, шикәр җыеп бирде.
Бик зур рәхмәт өйләреннән кызганмый өлеш чыгарган әти-әниләргә, әби- бабаларга, бик зур рәхмәт укытучыларга, директорга, һәм, әлбәттә, балаларга.
Равилә Шәрипованың командасы патриот җанлы балалардан тора. "Алдынгылар хәрәкәте"нең фронтка ихластан булышуы илебез тарихына алтын хәрефләр белән язылыр.
Нет комментариев