Чарада мәрхүмнәрнең якыннары катнашты.
Балтачта Батырлык орденнары тапшырылды. Хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрнең якыннарына бүләкләрне район башлыгы Рамил Нотфуллин тапшырды.
Чарада Яңгул авылыннан Раил Рамил улы Фазыляновның әнисе — Сүрия ханым һәм Чепьядан Алишер Ахмад улы Булатовның сеңлесе Неля катнашты.
Рамил Рашитович аларга батыр егетләребезнең Батырлык орденнарын тапшырды.
Нет комментариев