Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

Балтачтан кабат гуманитар ярдәм, ике машина озатылды (фото, видео)

Хәерле юллар сезгә, исән-сау, хәвеф-хәтәрсез әйләнеп кайтырга язсын!

Районнан хәрби операциядә катнашучыларга кирәк-яраклар төялгән машиналар ерак юлга кузгалды.

Изге күңелле райондашлар һәм волонтерлар ярдәме белән кабат гуманитар ярдәм тупланды.

Волонтер Елена Вәлиева бу юлы ике госпитальгә һәм балалар йортына гуманитар ярдәм илтә. Ул бу юлы шушы максатлар өчен 1 мииллион 200 мең сумга эшмәкәр Фоат Борһанов сатып биргән микроавтобуста юлга чыкты. Айдар Хисматуллин җитәкчелегендәге группа пичләр, блендажларны җиһазландыру һәм башка төрле кирәк-яраклар туплады. Эшмәкәр Радик Закиров сохари, ашамлыкларны киптереп, туплап җибәрсә, Рифат Закиров исә тәмле-тәмле казылыклар биргән.

Егетләр янына район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, эшмәкәр Алмаз Шәрәфетдинов та кузгалды.

Махсус хәрби операция зонасына солдатларга кирәк-яраклар, егетләргә якыннарыннан күчтәнәчләр, пичләр, шулай ук ике «Шевроле-Нива» машиналары озатылды. Машиналар барлык техник таләпләр үткән, яңа аккумулятор, яңа тәгәрмәчләр куелган. Бу эшкә эшмәкәрләр Фәнис Шәрипов, Рөстәм Гарифҗанов теләп алынды. Шулай ук Исток ширкәте яңа аккумуляторлар белән тәэмин итте. Машиналарны пичләр белән бергә фура машинасы алып бара. 

Хәерле юллар сезгә, исән-сау, хәвеф-хәтәрсез әйләнеп кайтырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сво