Барлык йөкләмәләр дә үтәлде
Батырлык

Барлык йөкләмәләр дә үтәлде

Посылкалар, гуманитар йөк адреслар буенча барып җитте

Волонтер Радик Хәбибуллин һәм аның командасы махсус хәрби операциягә ярдәм илтә барып, тәгаенләнгән һәр юнәлеш буенча да йөкләмәләрен үтәүләрен белдерде, икенче экипажның килгәнен көттеләр дә, очрашып, туган якларга юл тоттылар.

Бу юлы да алар бик күп йөк белән китте, егетләрнең сораган кирәк-яракларын илтеп тапшыра алдылар.

Курку белмәс волонтерларга бик зур рәхмәт, ә инде егетләрнең хәлен аңлаган, кеше хәленә керә белгән тылдагы халыкка аерым зур рәхмәт!


волонтер

Нет комментариев