«Без солдатларга терәк булырга тиеш», ди Балтач мәктәбенең 7 В сыйныфы укучылары
Укучылар гуманитар ярдәмне Балтач үзәгендәге ярдәм җыю пунктына үзләре алып килеп тапшырды
Балтач урта мәктәбенең 7 в сыйныфы укучылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда даими рәвештә катнашалар. Бу юлы укучылар ата-аналар, сыйныф җитәкчесе белән берлектә хәрбиләр өчен иң кирәкле әйберләр җыйдылар. 50 штук жгут, 30 штук юеш сөлге һәм бинтлар – барысы да махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк.
«Без җибәргән ярдәм бер генә солдатның гомерен саклап калуда ярдәм итсә дә, безнең максатлар үтәлгән дигән сүз. Без солдатларга терәк булырга тиеш, аларга илебез һәм Ватаныбыз өчен көрәшүләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез» — ди укучылар.
Укучылар гуманитар ярдәмне Балтач үзәгендәге ярдәм җыю пунктына үзләре алып килеп тапшырды. Биредә алар махсус хәрби операция зонасыннан кайткан экспонатлардан төзелгән музей белән дә танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев