Әлеге изге эшкә ярдәме тигән һәр райондашка кылган гамәлләре үзләренә әҗер саваплары булып кайтсын.
Норма авылында яшәүче волонтер Елена Вәлиева ерак араларны якын итеп, утлы ядрәләрдән курыкмыйча махсус хәрби операциясе зонасында еш була.
«Безне анда көтәләр! Балалар йортындагы бер гөнаһсыз сабыйлар, тынычлык өчен көрәшүче солдатлар, райондашларыбызның газиз уллары, яраткан тормыш иптәшләре», ди волонтер.
Нет комментариев