Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

Чутай авылының СВО егетләренә ашлар әзерләп җибәрүче ханымнары «Җиңү армиясенә кушыл» телемарафонында катнашты (видео)

Авыл апалары ашларга кирәк булган яшелчәләрне башта киптерә, аннан махсус савытларга тутыра.

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 12 сәгатьлек «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафоны барды. Туры эфир 08:00 сәгатьтә башланды һәм 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итте.

Телемарафонда 60тан артык кунак катнашкан, алар арасында СВО катнашучылары, артистлар, «Добробат» ветераннарының вокаль төркеме, Татарстан районнары башлыклары, герой-медиклар һәм башкалар бар  иде.

Чутай авылының СВОда булган Татарстан егетләренә ашлар әзерләп җибәрүче ханымнары да «Җиңү армиясенә кушыл» телемарафонында катнашты. Алар үзләре әзерләгән ашны пешереп күрсәттеләр.

Авыл апалары ашларга кирәк булган яшелчәләрне башта киптерә, аннан махсус савытларга тутыра. «Егетләребез безнең ашларны ашап, туган як җылысын тойсыннар, тиз арада исән-имин якыннары янына кайтулар насыйп булсын һәркайсысына», ди алар. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев