«Яңа тормыш» җәмгыяте директорына рәхмәт белдерәләр
«Чын патриотлар үстергән әти-әниләргә рәхмәтем чиксез», ди Ранил.
«Зур рәхмәт «Яңа тормыш» җәмгыяте директоры Ранил Фәритовичка, — дип язалар безгә Яңгулдан. — Нинди бәйрәм булмасын, махсус хәрби операциядә катнашучы һәм батырларча һәлак булган егетләрнең гаиләләрен игътибарсыз калдырмый ул. Быел да Яңа ел белән котлап, әти-әниләрне Яңа ел бәйрәменә чакырып зурлады. «Чын патриотлар үстергән әти-әниләргә рәхмәтем чиксез», ди Ранил.
Махсус хәрби операциянең ни икәнлеген Ранил Габрахманов белә, үзе дә берничә мәртәбә гуманитар ярдәм илтте.
Яңгул авылының волонтерлары гаять тә уңган, тырыш, фронт өчен күп итеп ашлар, чәйләр әзерлиләр, сеткалар үрәләр, шәмнәр ясыйлар, посылкалар тутыралар, акчалата да булышалар.
Һәр җирлектә дә батырларның гаиләләренә Яңа ел бүләкләре өләшенә, район башлыгының котлавы ирештерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев