Хезмәт

Балтач районы

16+
Батырлык

Яңгул волонтерлары: «Игелек кылу - тормыш рәвешебез!»

Район башлыгы Рамил Нотфуллин Яңгул авылының көмеш волонтеры Ләйлә Габделхакова җитәкчелегендәге төркем белән очрашып, якынлашып килүче Халыкара хатын - хатын-кызлар көне белән тәбрикләде

Районыбызда һәм күп кенә авылларда яшәүчеләр үз теләкләре белән махсус хәрби операция зонасына, хәрбиләребезгә көчләреннән килгәнчә булышырга тырышалар. Яңгул авылының көмеш волонтерлары да актив рәвештә һәрдаим ярдәм кулы сузучылардан.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин Яңгул авылының көмеш волонтеры Ләйлә Рәис кызы Габделхакова җитәкчелегендәге төркем белән очрашып, игелекле хезмәткә кушылган ханымнарны якынлашып килүче Халыкара хатын - хатын-кызлар көне белән тәбрикләде.

Бүгенге көндә алар шифалы чәйләр тутыралар. Көмеш волонтерлар чәйләр әзерләү белән беррәттән окоп шәмнәре әзерләү белән дә мәшгуль. Кулларыннан килмәгән эш юк волонтерларның шәмнәр өчен парафинын да эретәләр, шул арада эшләрен төгәлләп челтәрен дә үрәләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев