Кенәбашлылар да «Җиңү ашы» акциясенә кушылган
Батырлык

Кенәбашлылар да «Җиңү ашы» акциясенә кушылган

Авылларда халык сеткалар үрә, шәмнәр ясый, ризыклар пешерә.

Балтач районы махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими гуманитар ярдәм җибәреп тора. Авылларда халык сеткалар үрә, шәмнәр ясый, ризыклар пешерә.

Районыбызда баручы «Җиңү ашы» акциясе кысаларында Кенәбаш китапханәсендә өлкән китап укучылар ярдәме белән токмач кискәннәр.

«Туган йортларыннан читтә ил тынычлыгын саклаучы батыр йөрәкле егетләребезгә әзерләнгән ашларыбыз көч, ышаныч бирсен. Җиңү таңын якынайтсын», ди апалар.


Нет комментариев