Хезмәт

Балтач районы

16+
Батырлык

Норма авылы волонтеры «Мама Лена» гуманитарка өләшә

Лена апа гына түгел, егетләр дә куанды

Балтач воолонтеры Елена Вәлиева чираттагы гуманитар ярдәмне егетләргә илтә китте.
Бу юлы да Лена апа егетләрнең үтенечләрен башкарып чыга алды, шуңа да алып барасы ярдәме күп җыелды. 3 мотоцикл, генераторлар, җылыткычлар, дрон запчастьләре, кыйммәтле запрослар да булды. Маскетный сеткалар, 50- 60 посылка, медикаментлар, ашлар-чәйлэр, госпитальгә зур, күләмле ярдәм, кыскасы, карап чамалаганнан соң, "Форд"ка һәм зур прицепка гына сыймаячагы мәгълүм булды. Тагын бер «Газель» булмас микән, дип, Лена апа Балтач районы башлыгы Рамил Рашит улы Нотфуллинга мөрәҗәгать итте. Һәм икенче көнгә үк сөенечле хәбәр дә — машина да булды! Монда Лена апа гына түгел, кушкан әйберләрен зарыгып көтүче егетләр дә куанды, әти-әниләре, туганнары да кош тоткандай сөенде, хәтта ки группада утыручыларның да күңелләре булды, әлбәттә инде, булышучыларының.

— Барлык төркемдәшләр, СВО егетләре исеменнән Рамил Рашит улы Нотфуллинга, Наил Нургаяз улы Сабирҗановка һәм машина бирүче ,,Водстрой’’ оешмасы җитәкчесе Риян Рифат улы Закировка ихлас күңелдән рәхмәтебезне ирештереп, бары уңышлар, сәламәтлек, тынычлык телибез, ди Лена апа.

Гараж, сарай, өй алды, өй эченең бер өлеше, ишегалды, капка төбендәге арбадагы әйберләрне төяшергә Норма һөнәр лицее егетләре килде.

"Укытучылары Рузил абыйларына рәхмәт! Туңдылар, җаныкайларым, әмма тырыштылар, 3 сәгатькэ барган ярдәмне төяшкән барлык олысына, кечесенә чиксез рәхмәтләребезне ирештерәм, — ди Лена апа. — Рәхмәтнең ин олысы Сезгә, төркемдә сугыш башланган көннән булышучыларга, Балык Бистәсе, Питрэч районнары, Казан халкына, башка шәһәрләрдән дә булышучылар күп, берегезне дә аермыйча, алдыгызда башыбызны иеп Рәхмәт сүзләребезне ирештерәбез. Гомерегезгә рәхәт, михнәт чикми, кайгы күрми, сәламәт, тыныч яшәгез. Аллаһы Тәгалә килер җирләрегезне киң итсен.

Атнакич иртән 6 да кузгалып киттеләр. Юллар бозлавык, йөк бик авыр, жайлап кына бардылар. Аллаһ Раббыбыз изге сәфәрләр насыйп итеп, хәзер менә егетләребезне, госпитальдәге яралыларыбызны куандырып, гуманитарка өләшеп йөриләр. Исән-сау йөреп, җиңүне якынайтып кайтсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волонтеры