Махсус хәрби операция ветераннары «Аҗаган 2.0»дә катнашучыларга остаз булдылар
Бариев ассызыклаганча, уен гражданлык, патриотлык һәм ил өчен җаваплылык тәрбияли
«Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенда остазларга аерым урын бирелә — бу сыйфатта хәрби хәрәкәтләр ветераннары чыгыш ясый. Проектта катнашучылар инде яшүсмерләрнең сорауларына җавап бирүче, батырлык, рух көче һәм кыенлыкларны җиңү турындагы тарихлар белән уртаклашучы сугышчылар белән очраша, дип хәбәр итә оештыручылар.
Мондый очрашулар республиканың төрле районнарында уза. Тукай районының Кече Шилнә мәктәбендә укучылар алдында Эдуард Тәрҗемин һәм Рөстәм Галиев чыгыш ясады. Алар хезмәт, сугышчан иптәшләр һәм Ватанга мәхәббәт турында сөйләделәр. Алексеевск районының «Импульс» клубында көрәшче Сергей Солтанов рух көчен ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде. Арча районының «Алгарыш» яшьләр үзәгендә махсус хәрби операция катнашучысы Данил Фәттахов батырлык тарихлары, ә волонтерлар Юлия Гайнетдинова һәм Гөлия Гарифҗанова иреклелекнең әһәмияте турында сөйләде.
ТР Дәүләт Советы депутаты, республиканың спорт советы рәисе Марат Бариев «Аҗаган» ның яңартылган форматта кайтуын мөһим һәм вакытлы адым дип атады. Ул уенда элегрәк үзе катнашканын һәм аның никадәр файдалы булуын хәтерләвен билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, проектның заманча версиясе балаларга үзләрен күрсәтергә генә түгел, ә гамәли күнекмәләрне үзләштерергә дә мөмкинлек бирә: командада эшләү, ориентлашу, беренче ярдәм күрсәтү, пилотсыз очкычлар белән идарә итү. Бариев ассызыклаганча, уен гражданлык, патриотлык һәм ил өчен җаваплылык тәрбияли.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев