Хезмәт

Балтач районы

16+
Батырлык

Махсус хәрби операциядән кайткан егетләр ниләр белән шөгыльләнә?

Иртәнге сәгать 5 тә үк башлана эшем. Сөт кабул итәм. Хезмәтем җиңел түгел. Авыр эш туйдыра, билгеле. Әмма китәргә җыенмыйм...

Махсус хәрби операциядән кайткан егетләр өйләрендә боегып, нәрсә эшләргә белми аптырап ятмый. Мәсәлән, райондашыбыз,  Сизнер авылында яшәүче Владислав Васильев автосервис ачарга җыена.

Әлегә документ эшләрен тәртипкә китерү, бизнес-план төзү белән мәшгуль. Аннан инде социаль контракт буенча 350 мең сум акча биреләчәк. Моны ул эш кораллары алуга тотачак.

– Безнең авыл зур түгел. Кырыктан артык йорт бар. Буш торган кибет бинасын сатып алдым да, төзекләндереп, автосервис ачарга булдык. Дөресрәге, улым тәкъдим итте. Ул Казанда автомеханик булып эшли. Үзем дә техниканың рәтен беләм. Әкренләп эшли башладык. Белгечләрен дә чакырырбыз. Техника төзәтергә шәһәрдән кайтучылар да, үзебезнең райондашлар да килгәли. Юлларны ремонтласалар, килүчеләр тагын да артыр иде, – ди Владислав.

Гаилә башлыгы хәзерге вакытта фермада хезмәт куя. Колхозда эшли башлавына егерме ел икән инде.

– Иртәнге сәгать 5 тә үк башлана эшем. Сөт кабул итәм. Хезмәтем җиңел түгел. Авыр эш туйдыра, билгеле. Әмма китәргә җыенмыйм. Маллар янында кайнашу күңелгә тынычлык бирә. Өйдә дә эш бетми. Абзарда терлекләр, кош-кортлар күп. Хатыным да, кызларым да булыша, – ди 44 яшьлек Владислав.

Холкы нык, сүзе бер аның. Чечняда хезмәт иткән, СВОда катнашкан егет ул. Өлешчә мобилизациягә эләгеп, Луганск, Херсон юнәлешендә хезмәт иткән. Тик сәламәтлеге какшау сәбәпле, ике елдан кире кайтырга туры килә. Владислав туган авылын бернигә дә алыштырырга җыенмый. Машинагыз ватылса, Сизнерга килегез, яме. Төзәтеп тә бирерләр, Ватанны яклаган егетне дә күреп китәрсез.

Фото: гаилә архивыннан

Сәрия Мифтахова

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев