Нормада махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен коры ашлар әзерләү дәвам итә
Йорт токмачы белән ашлар, борщ, карабодай ашлары, тәмле чәйләр алган егетләребез бик рәхмәтле әзерләүчеләргә.
Норма авыл китапханәсендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен коры ашлар әзерләү дәвам итә.
Әзерләгән коры ашлар, шифалы үлән чәйләре егетләребезгә озатыла бара. Авылыбызның иң актив булган апаларның йөрәк җылысы белән әзерләнгән ризыклар вакытлыча ялга кайткан егетләр артыннан да китә. «Үз кулларыбыз белән үзләренә тапшыргач, шөкер үзләренә була бит, дип сөенеп эшлибез!». Посылкалар һәм коры ашлар әзерләүдә кирәкле әйберләрне алу өчен ярдәм иткән авыл иганәчеләренә, авыл халкына мең-мең рәхмәт. Булган әйберне җыеп, әзерләп җибәрүнең авырлыгы юк. Тамаклары тук кына булсын, үзләренә барып ирешсен посылкаларыбыз, дип хәбәр итә Нормадан үз хәбәрчебез Лилия Шәйхетдинова.
Авылдан килгән һәм хатын-кызлар, әниләр, апалар әзерләгән ашлар бик тәмле диләр егетләребез. Йорт токмачы белән ашлар, борщ, карабодай ашлары, тәмле чәйләр алган егетләребез бик рәхмәтле әзерләүчеләргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев