Проект махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның тыныч тормышка кайтуына багышланган
23 февральдә НТР 24 Түбән Кама телеканалы эфирына «Җиңү. Геройларның өйгә кайтуы» проектның беренче фильмы чыкты.
Тапшырулар циклы Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин һәм Түбән Кама муниципаль районы администрациясе белән берлектә булдырылган. Ул махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның тыныч тормышка кайтуына багышланган.
Фильмнар социализация юлын күрсәтә — укытудан һәм эшкә урнашудан алып медицина һәм психологик реабилитациягә кадәр, һәм «Җиңү. Геройларның өйгә кайтуы» проектыныд ветераннарга ярдәм итү ролен.
Беренче чыгарылышның Герое СВО ветераны Артур Барабанов булды, ул хәзер Түбән Камада Төзүчеләр проспектында гуманитар ярдәм җыю пунктын җитәкли.
НТР24
Нет комментариев