Субашта Рафил Батыр истәлегенә туризм ярышы үтте+фоторепортаж
Искә алсак, Батырларыбыз үлмәс, яшәр!
16 февраль көнне Субаш төп мәктәбендә әлеге җирлектә туып-үскән, шушы мәктәптә белем алган, төрле спорт ярышларында көч сынашып урыннар яулаган, кыю, йөрәкле егет булып буй җитеп, хәрби белем алып, Россия хәрби көчләре сафларында хезмәт иткән, Украинада барган махсус хәрби операциядә туган илен саклаганда батырларча һәлак булган өлкән лейтенант Рафил Фагыйль улы Гайнетдинов истәлегенә туризм буенча ярышлар узды.
Туризм — Рафилнең яраткан спорт төрләреннән берсе. Әтисе дә шушы юнәлештә балаларны шөгыльләндерә, Субаш мәктәбе Рафил укыган чорларда туризм буенча бер баскыч алда йөри.
— Рафил сулагай иде ул безнең, — дип искә ала танылган спорт остасы Фагыйль ага яраткан улы хакында. — Шул сулагайлыгы белән бик күп җиңүләр яулады инде ул. Җитез, күндәм, уңган улымны сагынмаган бер генә көнем дә юк, менә быел аның җир куенына кереп ятуына да 3 елдан артык вакыт үтеп бара. Өченче ел инде Субаш авыл җирлеге, Субаш урта мәктәбе, иганәчебез Тукай исемендәге җәмгыять ярдәме белән туризм ярышы үткәрәбез. Беренче елны зур балалар арасында үткәргән идек, ике ел инде менә кечкенәләрне җыйдык. Әйе, улым истәлегенә башка ярышлар да оештырып була иде, әмма мин спортка мөкиббән киткән кеше буларак, туризмның үсүен телим, балалар хәрәкәтчән булсыннар, хәрәкәттә бәрәкәт бит, бәрәкәтле җанда уйлар да йөгерек була. Ярышыбызны хөрмәтләп килгән «Ватан сакчылары» фондының Балтачтагы координаторы Дилүс Гатиятуллинга зур рәхмәт.Улымның данлы исеме онытылмасын, яшәсен иде.
Рәсем ясарга да оста булган икән Рафил, әнисе Гүзәлия ханым Рафилнең рәсемнәре Мәскәүгә кадәр барып җитте, ди.
Асыл ил улларының янган утта күккә ашулары йөрәкләргә яра салса да, аларның батырлыгы мәңгелек. Рафил батыр да менә бүген күпме баланы ярышка җыйды. Балалар кызыксынып, күңел биреп баудан йөри, стенага үрмәли, бау буйлап шуышып чыга. Күренеп тора, кызык аларга. Урта Көшкәт авылыннан килгән ике кечкенә кыз да, бик күп шөгыльләргә өйрәнәбез без монда, ди, нәни генә булсалар да, оста һәм җитез алар, иң мөһиме, без монда бер-беребезгә ярдәм итәргә өйрәнәбез, диләр.
Мәктәптә эшләгән елларында ук балалар өчен җан атып йөргән, күпме баланы туризм серләренә төшендергән, кул көрәше ярышларына йөрткән, физик мөмкинлекләре чикле балаларны спортка тартып, ярышларга йөртеп, көчле рух, яшәү өмете бүләк иткән Фагыйль абый тормыш иптәше Гүзәлия ханым белән һәр балага да бүләк әзерләгәннәр, җиңүчеләргә акчалата призлар булдырганнар. Ярышларда барлыгы 45 бала катнашты.
Менә ялкынлы минутлар да якынлашты: беренче урынга Субаш мәктәбе, икенче урынга Балтач гимназиясе лаек булды, ә өченче урында — Бөрбаш урта мәктәбе! Афәрин, егетләр-кызлар! Тренерларына, оештыручыларына зур рәхмәт!
Искә алсак, батырларыбыз үлмәс, яшәр, оныта калсак, бу бик зур мәгънәсезлек саналыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев