Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Батырлык

Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучылар контрактка кул куеп 2,9 млн сумга кадәр алырга мөмкин

Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләрне 2,9 млн сумга кадәр арттырдылар

Татарстаннан чакырылган теләсә кайсы хәрби хезмәткәр үз частенда контрактка кул куеп, 2,9 млн сумга кадәр алырга мөмкин. Бу хакта "Татар-информ"га контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев хәбәр итте.

«Әгәр Татарстаннан хәрби хезмәткәр хәрби хезмәткә киткән икән, анда ул контрактка кул куярга һәм барлык ташламаларны һәм түләүләрне алырга мөмкин. Аның хезмәте берничек тә үзгәрмәячәк, бары тик хәрби билетны  контракт буенча хәрби хезмәте тәмамлангач алачак», — дип аңлатты Егор Горячев.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләрне 2,9 млн сумга кадәр арттырдылар. Моннан тыш, нәкъ менә Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән өч меңнән артык муниципаль акт кабул ителгән.

Служба по контракту

Кем инде чакырылыш буенча хезмәт үтә һәм аны контрактка алыштырырга тели, шул үз часте командованиесенә турыдан-туры мөрәҗәгать итә ала. 

Татарстан Республикасында РФ Оборона министрлыгы белән килешү төзү турында күбрәк 8 800 222 59 00 номеры яки кол-үзәкнең төбәкара номеры 117 буенча белергә мөмкин.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев