Хезмәт

Балтач районы

16+
Батырлык

Теләктәшлек белдерүчеләр артсын, туктап калмыйк

Егетләребез исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсыннар. Ихластан әзерләнгән ризык-лар егетләребезгә барып җитсен!

Быелның 24 сентябре көнне Балтач бистәсендә яшәүче ханымнар-туташлар, Гөлсинә абыстайның чакыруын кабул итеп (арада берничә ир-егет тә күренде), «Балтач нуры» мәчетенә чәй тутырырга килде. Аңарчы мәчеттә үләннәр җыелды, кипкән җиләк-җимешләр китерүчеләр дә күп булды.
Мастер-класстан башланды
Яңгул авылы волонтеры Ләйлә ханым беренче көннән үк мастер-класс үткәрде. Хәлиткеч көн иде бу, дисәк тә арттыру булмас. Эш дәвам итәрме-юкмы, булышучылар табылырмы, чималны җитәрлек туплый алырбызмы, махсус хәрби операциядәге ватандашларыбыз алдында хурлыкка калмабызмы? — күңелне битәрләп торган сораулар күп булды-булуын, әмма нәкъ менә шушы көнне Балтач районында фронтка ярдәм итү йөзеннән волонтерларга булышуның яңа тармагы барлыкка килде. Мәхәлләнең егермешәр уңганы бернигә дә карамый, җиң сызганып үз алларына куйган максатларына бирелеп алга атлады. Беренче көннән үк аларның туктап калмаячагына шик юк иде. Җөмһүриятебездә оешкан һәм менә көз айларында гына "Патриотлар союзы«н да үз тармакларына алган, башкалабыз Казанда урнашкан, инде башыннан ук фронтка ярдәм илтүче Мансур хәзрәт Җәләлетдинов җитәкчелек иткән «Батырлар терәге» ресурс үзәге теләктәшлеге белән башланып киткән хезмәт киң колач җәя бара. Башта чәйләр тутырып, дүрт мең тирәсе пакет чәйне «Батырлар терәге» үзәгенә тапшырдылар. Мансур хәзрәт догалы, ихлас күңелдән тутырылган чәйләрне махсус хәрби операция зонасына илтеп, җылы итеп тапшыруын күргәч, күңелләр янә үсеп китте. Чәй генә тутырмыйк, аш ясаучыларга йорт токмачлары белән дә булышыйк, дип, волонтерларыбыз токмач җәяргә дә кереште. Бер кат токмач җәеп Яңгул волонтерларына бирделәр, алар исә ашлар ясап, Елена Вәлиева төркеме аша мәхәллә халкының ихлас хезмәтен солдатларыбызга җиткерде, гуманитар коробкаларны башка ярдәмнәр янында күрү күңелләрне кабаттан рухландырды. Янәдән бик тырышып токмач җәеп, ул токмачларны мәхәлләдә яшәүче волонтер Рамил Әгълиуллин Арбор авылында ашлар ясаучы Дилә Гарипова тапшырды. Дилә апаның биш коробка токмачка куануы юкка түгел, шушындый токмач җәеп бирүчеләр булса, без ашка дип бүтәнен күпләп киптерер идек, ди ул, аш ясау-чылар белә инде 100 пакет аш тутыру өчен генә дә никадәр зур тырышлык, хезмәт кирәклеген. Аннан Радик Хәбибуллин төркеменең юлга кузгалырга җыенуын белгәч, аларга 3500 тирәсе пакет чәй тутырылды. «Без ул чәйләрне посылкаларга салачакбыз», дип белдерде волонтер Фәридә Иванова. Мәхәлләдә яшәүче волонтер Ринат Солтанов коробка-коробка чәйләрне «хезмәте кергән һәркемгә бездән һәм дә солдатларыбыздан чиксез рәхмәт», дип куанып алып китте. Күпме эш башкарды һәм күпме рәхмәт ишетте уңганнарыбыз. Үлән, чәй, шикәр, җиләк-җимеш, йомырка, он китерүчеләрнең дә, шул әйберләрдән чәен, токмачын булдыручыларга да ихлас зур тырышлыкларының әҗер-савапларын күреп яшәргә язсын. 

Тиз һәм җитез
Көмеш волонтерла-рыбызның ярдәм итә башлауларына ике ай да була. Их, икеләнеп торганчы, без дә баштарак тотынган булсак, күпме эшләр башкарган булыр идек, күпме ярдәмебез тигән булыр иде егетләребезгә дигән чаклары аз түгел апаларның. Фирдания Мөхәммәтҗанова инде күптән талпынып йөрде, улы Айрат та махсус хәрби операциягә ярдәм итә, авылдашы, балачак дусты, сыйныфташы, Арбор авылында яшәүче Дилә Гарипованың хезмәтләренә сокланып йөри торгач, Фирдания апа да тәвәккәлләде бит. «Без биредә Аллаһ ризалыгы өчен эшлибез, — ди ярдәмнең беренче көненнән үк фронтка ярдәм итүче Сания Бариева. — Аллаһы Тәгалә ялваруларыбызны ишетсен, дөньялар тынычлансын, егетләребез исән-сау калсыннар, дип тырышуыбыз».
Әнә, Гөлсинә Закирҗанова да кискән токмачны һәрдаим күңеленнән изге догалар, теләкләр әйтә-әйтә киптерергә куя. Тиз дә булсын, җитез дә булсын, дип, Хаҗира ханым фен ярдәмендә киптерә. 2-3 сәгать вакыт эчендә кайчакта ун, кайчакта унбиш кеше килеп 500 данә чәй, 45-50 йомыркадан токмач җәеп киптереп, кисеп китәләр шулай. 
— Теләктәшлек белдерүчеләребез гел артып торсын иде, бу бик саваплы эш, туктамасын, дәвам итсен, — ди Фирдания апа. Гүзәлия апа Габдрахманованы ярдәмнең әнкәсе диярлек, "Фикердәш«ләр клубына да булыша, «Балтач нуры» мәчетенә килеп тә хезмәт куя. Әле өендә физик мөмкинлеге чикле оныгы Ясминә дә бар.
— Ясминә дә өйдә чәйләр тутыра, — ди Гүзәлия апа. — Шундый яратып башкара бу эшне, теләкләрен әйтә-әйтә тутыра. Әнә шулай Ясминә оыныгым белән дә "Фикердәш«ләргә кимендә 500 пакет чәй тутырып бирәбез. Бик яратып киләм мин монда, аралашып алу, урамдашларны күрү җанга рәхәт бит ул. Елый-елый эшлим, күңелем тиз тула минем. Җәй буе урманнан, болыннан кайтып кермибез, күп итеп үлән әзерлибез, монда да күп итеп алып килдем. 

Барып кына җитсен
Асия апа белән Котдус абый Насыйбуллиннар башыннан бирле ярдәм итәләр, Котдус абый әлеге мәчеттә хуҗалык эшләрен башкара, көчебез керсен безнең дә дип киләбез, ди алар. «Шушы без ясаган чәйләр егетләребезнең күңелләрен җылытсын иде, — ди Нурия ханым Нуриева. — Аларга көч-куәт өстәсен, исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын аларга».
Тук та тук, кыштыр да мыштыр... Әбиләребез чәй тутыра, токмач кисә, яшьләр дә алардан калышмый. Волонтерларыбыз гуманитар ярдәм илтә тора, шуңа күрә тиз-тиз генә токмачлар әзерләргә, чәйләр хәстәрләргә кирәк. Рәхмәт ярдәмчел кешеләргә, әлеге эшләрне башкарырга кирәкле бөтен әйберне китереп, юнәтеп торалар. Мәсәлән, мәхәлләдә яшәүче алтын куллы Газинур оста куна такталары ясап китерде. 
Зәйнәп Галиева, Илһамия Хәсәнова, Хәдичә Әхмәтханова, Гүзәлия Габдрахманова, Фәрдия Шакирова, Язилә Шәйхетдинова, Гөлия Закирова, Хаҗирә Хәкимҗанова, Рәмлә Гыйльванова, Габидә Шаһиева, Сылу Садыйкова, Роза Хәбибрахманова, Лида Галимуллина, Гадения Зәкиева, Халидә, Наҗия, Әминә, Рәсүлә, Вәзига, Гөлнара ханымнар һәм башкалар бу атнаның бер көнендә генә дә алар биш дистә йомыркадан токмач җәйде, 500 пакет чәй тутырды.
Мәчетнең ашханәсе иң аскы катта урнашкан. Баскычтан төшүгә үк җанга рәхәт манзара ачыла, уңган апалар, ханымнар-туташлар бар күңелләрен биреп хезмәт куя. Искиткеч күркәм күренеш, дәвамлы гына була күрсен. Менә шушы уңганнар белән Гөлсинә абыстай җитәкчелек итә, туплаган гуманитар ярдәмне урнаштыру мәсьәләләрен ул хәл итә, волонтерлар белән эш алып бара, сөйләшә, фикерләшә, чисталык-тәртип ягын кайгыртып тора. Мәчетнең имамы Илгиз хәзрәт Әхмәдуллин кирәкле бөтен нәрсәне оештыра, моның өчен аның асыл егетләрдән торган территориаль иҗтимагый үзидарәсе дип аталган мәхәлләсе бар.

Иң мөһиме, афәтләр бетсен, дөньялар тынычлансын! Егетләребез исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсыннар. Ихластан әзерләнгән ризык-лар егетләребезгә барып җитсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев