Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

«Ул частен да, полкы турында да белгертми, хәрби сер итеп саклый“

Радик ялга март аенда кайта. Тагын сентябрьдә кайтыр дип көтәләр.

Балтач бистәсендә гомер итүче Гөлнур һәм Ренат Камалиевларның уллары Радикның контракт төзеп хәрби хезмәттә икәнлеге турында белә идек инде, әмма кай тарафларда икәнлеген тәгаенләмәдек, әти-әнисенә дә төгәл генә әйтми.

Тик соңгы вакытларда район волонтерларының махсус хәрби операция территориясенә ярдәм илтә баргач төшкән фотоларында Радикны да күрергә туры килде. Радик та Украинада, безнең иминлегебез сагында икән.

— Безнең улыбыз Радик бик теләп алып кайткан бала булды, кызыбыздан соң, бары тик ун елдан соң гына бик кадерле, көтеп алынган ир бала булып дөньяга килде, — ди Гөлнур ханым улы турында.

— 2019 елда Арча педучилищесының программалаштыру бүлеген яхшы гына билгеләргә тәмамлады да, армиягә барырга җыенды һәм 27 ноябрь көнне үзе теләп солдатка китте. Радик Киров ягындагы Тынычлык бистәсендә урнашкан хәрби частька туры килде, зенит-ракета гаскәрләрендә хезмәт итте. Бер-ике ай үткәчтен, әтисе белән миңа әйтә, мин ике елга контракт төзим, ди, үзе теләп контрактка кул куйды.

Өч ай хезмәт иткәч,  контракт төзеде һәм   хәрби "КаиАЗ" машинасына утырды, шул машинада Волгоград, Мәскәү һәм башка төбәкләргә командировкага йөрде.

Язманың дәвамы «Хезмәт» газетасының җомга санында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Радик Камалиев