Хезмәт

Балтач районы

16+
Батырлык

Ватан өчен йөрәкләрен бирделәр

Яралы йөрәкләргә сәяхәт

«Ватан сакчылары» фондының Балтачтагы социаль координаторлары Дилүс Гатиятуллин белән Гөлүзә Сагъдиева җәйнең ямьле бер көнендә, 10 август көнне Свияга кала-утравына сәяхәт оештырды. Районыбызның автобус шоферлары Нурфаяз Мифтахов белән Альберт Гыйльметдинов җайлап кына, ипләп кенә сәяхәтчеләрне Иван Грозный чоры белән бәйле тарихи урыннарга алып барып кайтты.

Свияга каласы махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләрен, хатыннарын, балаларын, әти-әниләрен биек тау битеннән сәламләп каршы алды.

Экскурсовод хезмәте дә алганнар, ул исә кызыксынулары йөзләренә чыккан балтачлыларны ул якларның тарихы, көнкүреше белән таныштырды, ялыктырмый гына сөйләде. Бирегә килүчеләрнең кайберсе җир йөзендә мондый утрау барлыгын яңа белде. Ә ул безнең, бөек язучы Александр Пушкин әкиятләрендәге утрауларга тиң икән! Экскурсовод белән аерылышкач, кемдер музейларга юнәлде, кемдер уктан атты, кемдер тәнкә сукты, төрле мастер-классларда катнашты. Ә кемнәрдер ул якларның май күмәчедәй кабарып пешкән коймагы, төрледән-төрле балы, һәм шул якның үләннәреннән ясалган кайнар, тәмле чәй белән сыйланганнан соң, елга ярларына юнәлде. Табигатьнең гаҗәеп матурлыгы күңел кылларын иркәләде, елга портындагы туристлар утырган теплоходлар, дулкыннарга уралып йөзгән катерлар, биек ярлар, ерактагы өйләр, төтен торбалары белән ерактан ук сәлам биргән нурлы Казан... һәрберсе күңелгә хуш килде.

Биредә чиркәүләр күп, христиан диненнән булган әти-әниләр һәлак булган уллары өчен кат-кат дога кылдылар, шул минутта, әйтерсең лә, күкләрдән батырларыбыз карап сыман иде. Әллә шуңамы, Казан ягыннан күтәрелеп, яшенләп, куркыкытып килгән кап-кара болыт та мәгънәле сәяхәтне боза алмады, әйтерсең лә, күктәге батырларыбыз аны җибәрми, якын кешеләре кайтып киткәч кенә, гүя, җибәрде. Яңгыр коеп калды, ә автобус Балтачка юнәлде. 

Әлеге сәяхәткә баручыларга юл чыгымнарын күтәрүне һәм автобус бирүне Балтач муниципаль районы җитәкчесе Рамил Нотфуллин кайгыртты, координаторларыбызның үтенечләрен кире какмады. Ватан өчен йөрәкләрен биргән кешеләргә бер җылы караш та җитә хәзер, — Татарстаныбызның кунакчыл, тарихи урынына булган сәяхәт өчен батырларның якыннары Дилүс Мәгъсүмовичка, Гөлүзә Рамилевнага, район башлыгына һәм аның командасына рәхмәтле булып калды. Үзара аралашып сөйләшер, танышыр өчен дә кирәк иде бу сәяхәт. Чөнки аларны уртак кайгы — бала хәсрәте, ялгызлык газабы, әтиле бәхетле тормыштан аерылган сабыйларның ятимлек ачысы берләштерә. Моны аңлаган кешеләргә рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәяхәт