Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

Волонтерлар контрактчыларны да эзләп таба

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән девиз астында оешкан районыбыз волонтерлары 19 июнь көнне махсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм илтә китте һәм 23 июньгә Балтачыбызга исән-сау әйләнеп кайттылар.

— Лугански, Донецски, Төньяк Донецски, Яңа Каховка, Херсон, Мариуполь якларына гуманитар ярдәм илтеп кайттык, — ди әлеге команданың алтын тоткаларыннан берсе, егетләрнең хәлен бик яхшы аңлаучы Радик Хәбибуллин.

— Без бер команда, егетләрне ярдәмебездән ташламыйбыз, сораган әйберләрен үзвакытында, тиз арада илтеп бирергә тырышабыз. Моның өчен без район халкына, төркемебездәге кешеләргә бик рәхмәтле. 


Булышалар, читтә калмыйлар. Егетләрдән сорау булуга, үтенечләрен группага куябыз, менә хәзер төнлә белән күрер өчен тепловизионный прицелга 120000 сум кирәк, шуңа да безгә тиеннәр дә кадерле, 50 сумлык ярдәмне дә куанып кабул итәбез.


Балтачтан дүрт кеше — Радик Хәбибуллин үзе, Ленар Фәхретдинов, Ринат Солтанов, Илшат Солтанов (Ринат белән Илшат туганнар), Дөбъяздан ике кеше (Биектау районы) — Илмир Рамазанов, Ильяс Бариев гуманитар ярдәм илтә барганнар. «Илмир да, Ильяс та безнең дуслар, — ди Радик әфәнде. — Кирәк булганда без аларга булышабыз, безгә кирәк чакта алар ярдәм итә. Менә бу юлы да алардан бер машина алып тордык, моның өчен бер тиен дә сорамадылар. Шулай бер-беребезгә ярдәмләшеп торабыз».


Әлеге команда махсус хәрби операциядәге биш полк батырларына булыша, шуңа да төркемнәренең исеме «Помощь бойцам полка..., » дип тора, ягъни ярдәмне төрле юнәлешләрдә илтәләр.


— Арабызда төп, главный кеше юк, барыбыз да бертигез, — ди Радик абый.
Волонтер егетләр үткән юл — хәвефле, куркыныч. Бирегә үтеп керү өчен кыю йөрәкле булырга кирәк. Алар Украинаның кала, районнары эчендә генә калмый, алгы сызыкка ук талпына.


— Һәр барган җирдә безне каршы алалар, көтеп алулары үзебезгә үк рәхәт. Курку белмәс егетләребез алдындагы бурычыбызны үтәп, барлык посылкаларны, алып килгән ярдәмне өләшеп чыкканнан соң гына без кайтырга кузгалабыз, — ди Радик Хәбибуллин.
Районыбыз чиген үтеп керүгә аларны дуслары, гаиләләре, төркемдәшләре, волонтерлар ничек кайгырып, шул ук вакытта рухландырып озатып җибәргән булсалар, шулай каршы алалар.


Волонтерларыбыз контрактчы егетләрне дә эзләп таба. «Адреслары билгеле булса, табабыз, контракт буенча элгәре киткән һәм хәзер киткән егетләргә тапшырасын тапшырып кайтабыз», диләр егетләр. Үткән сандагы язмамда гына да контрактчы егет Радик Камалиевның әнисе Гөлнур ханым әлеге волонтерлар төркеменә олуг рәхмәтен белдергән иде.
Әлеге төркемдәге постларны укыйм. Бу сүзләрнең ихласлыгын, йөрәк җылысын үз башына төшкән кеше яхшы аңлый. Егетләр посылкаларны алганнар, куанып язалар, алардан бигрәк әниләре, гаиләләре куана, волонтерлар белән горурлану хисләре ташып тора. Менә берничә постка гына тукталыйк: «Передокка да посылкалар килеп житте. Ярдәм белән кемнәр булышты, аларга зур рәхмәт. Һәм шул ярдәмне алып килгән егетләргә зур рәхмәт. Курыкмыйча алып кереп бирәләр. Киләчәктә дә шулай булышып торсагыз, бик яхшы булыр иде. Рәхмәт барыгызга да.»


«Махсус хәрби операциядә катнашучыларга күптапкырлар гуманитар ярдәм озата баручы егетләребезгә, абыйларыбызга олы рәхмәт. Моны бар кеше дә эшли алмый дип саныйм. Олы йөрәкле кешеләр сез! Безнең посылкаларны егетләребез кулына тапшырып, алар белән күрешеп кайтуыгыз аларга көч өсти. Алар сездән һәм бездән ярдәмне тоялар. Сез — молодцы!!! »


«Ленар дустым, туган көнеңдә дә юлда булдыгыз, исән-сау кайттыгыз, хәзер тынычлап туган көнеңне үткәреп, ял итәргә язсын».


«Радик абый, исән-имин кайтуыгыз белән. Сезнең команда вообще супер. Курыкмас батыр егетләр. Сезнең болай ярдәм итүегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Безнең район егетләрен шатландырганыгыз өчен, аларга өй жылысын, әти-әни җылысын алып барып тапшырганыгыз өчен бик зур рәхмәт. Сезнең батырлыкларыгызны күреп мин горурланам. Дөрес, бу бөтен кешедән дә була торган әйбер түгел. Егетләребез исән-сау кайтсыннар иде, барысы да. Мең рәхмәт сезгә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волонтер