"Хыялый тургай"лар Сочига китте!
Без ял итә беләбез!

"Хыялый тургай"лар Сочига китте!

Бүген гимназиянең театр җанлы, булачак 3 а сыйныфы укучылары Сочи каласына ял итәргә китте.

"Хыялый тургай" иҗади коллективын тулыландыручы әлеге балалар быелның май аенда Чаллы каласында узган фестиваль- конкурста 1 дәрәҗә лауреат булганнар иде, шул уңайдан коллектив Сочи каласына җәйге ял юлламасы-сертификат белән бүләкләнде. Бүген балалар укытучылар җитәкчелегендә поезд белән юлга кузгалды. Хәерле, ямьле яллар сезгә, мәрхәмәтле "Хыялый тургай"лар!


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Афәрин Алсу һәм аның "Хыялый тургай" лары. Имин кунелле яллар, иҗади уңышлар.