Көтмәгәндә Эльвир килеп керде
21 ел инде хәрби хезмәткәр
Эльвир Венерович Евдокимов 21 ел инде хәрби хезмәткәр. Хәзерге вакытта ул махсус хәрби операция зонасында штаб җитәкчесе, подполковник. Әнисе мәктәптә вахтерша булып эшли. Узган ел Чепья гомуми урта мәктәбе җибәргән гуманитар ярдәм Эльвирның да кулына килеп керә. Посылкалар 3а сыйныфы укучысы Динә Дәминованың да хаты була.
Көтмәгәндә күчтәнәчләр күтәреп килеп кергән хәрби егеткә бик куаналар. Аның белән махсус операция, туган илгә мәхәббәт турында әңгәмә үткәрәләр, Эльвир балаларга киңәшләр дә бирә.
1 сентябрь көнне Чепья мәктәбе коллективына фронтка ныклы ярдәме өчен подполковник Эльвир Евдокимов кул куйган Рәхмәт хаты тапшырылган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев