Балтачта хәрби операциядән ялган кайткан хәрби өйләнгән
Сезнең мәхәббәтегез тирә-юньдәгеләр өчен батырлык һәм ныклык үрнәге булсын!
Райондашыбыз Родион Ведерников махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан һәм өйләнергә булган. Родион сөйгәне Маринага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган һәм аның «әйе» дигән җавабын алгач, ЗАГСка гариза биргәннәр.
«Яшь парларга чын күңелдән бәхетле булуларын телибез, сөю хисләрен картлыккача саклап, бер-берсен хөрмәт итеп яшәсеннәр. Тормышта очраган авырлыкларны бергәләп җиңәргә, бер-берсенә таяныч һәм терәк булырга язсын. Якташыбыз - чын патриот, туган җирен һәм илен саклаучы һәм яклаучы исән-сау әйләнеп кайтсын, ә без аның өчен догада булырбыз», - диде район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова язылышу чарасында.
Родион-Марина, «Хезмәт» редакциясе дә сезне күпсанлы укучылары исеменнән кызыл туегыз белән котлый, сезгә бәхет, үзара аңлашу һәм иминлек тели! Сезнең мәхәббәтегез тирә-юньдәгеләр өчен батырлык һәм ныклык үрнәге булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев