Хезмәт

Балтач районы

16+
Безнең геройлар

Батырлар даны мәңгелек

Урыннарыгыз җәннәттә булсын, егетләр.

Яңа Салавыч авылының мәңгелек йортында ике кабер өстендә Ватан флаглары җилферди, шушы авылдан махсус хәрби операциягә китеп, илебез тынычлыгы өчен башларын салган герой игезәкләр Фәнис белән Рәнис Фәйзрахмановларның батырлыкларын гәүдәлән-дереп куелган әләмнәр ул. Көзләр егетләрне кызганмады, ябык табутларда кайтарды. Җир елады ул көннәрдә, күз яшьләре акты, игезәкләрне жәлләп йөрәк үрсәләнде, әрнеде.

Рәнис белән Фәнис колхоз өчен (ул заманда шулай иде), авыл өчен җанын бирергә әзер торган уңган, алдынгы бригадир Раушания апа белән тырыш балта остасы Фарук абыйның уллары, кадерле балалары. Алар гаять тә хезмәт сөючән, мәдәниятне яратучы гаилә иде. Фәйзрахмановларның Сабантуйларда, Яңа ел бәйрәмнәрендә гаилә белән биеп чыгыш ясаулары күз алдыннан китми. Рәнис тә, Фәнис тә — Түбән Очның данлыклы биш малайның икесе. Рәнис бик кешелекле иде, яхшы укыды, Фәниснең йөзе һәрчак нурлы булды, укуга әллә ни исе китмәсә дә, тормышта төпле юлдан атлый белде. Алар бер-берсен бик хөрмәт итеп үстеләр, дәрестә берәрсен әрләсәләр, икенчесенең йөзендәге борчу, сагыш әле дә күз алдында. Бик кызганыч, әниләре көчле авырудан иртә мәрхүм булды, 45 яшьтә яраткан улларын, ирен, гөрләп барган тормышын калдырып китте. Рәнис тә, Фәнис тә әтиләрен ташламадылар, Фәнис тормыш корып Казанда яшәде, хатыны Римма белән матур гомер итте, авылга кайтып йөрде. Әтиләре дә олыгаеп бакыйлыкка күчте, кадер-хөрмәт белән озаттылар. 

Рәнис уйнаганда да гаепне гел үз өстенә алучан иде, гәрчә күп вакыт тырнак очы кадәр гаебе булмаса да. Аның патриотлыгы шул чакта ук аның холкында чагылыш тапкан инде. Түбән Очның биш малай белән мин башлангычта бергә укыдым, мәктәпкә матур итеп кенә барып-кайтсак та, үтә дә шук идек инде.

Укытучыбыз Гөлзада апа үзе мәктәп яны бакчасында эшләгәндә укыган әдәби китапларымның эчтәлеген сөйләргә куша иде, нишләптер шушы биш малай тын гына тыңлыйлар иде, аеруча Рәнис белән Фәнис бирелеп, уйга-сагышка батып утыра иде. «Кашкарыйлар озын гомерле» дигән хикәяне сөйләгәндә батырларча һәлак булган танкчы Герой Әсгать өчен Фәниснең күзләре яшьләнүен, Рәниснең «эх» дип үтә дә борчылуын әле дә хәтерлим. Бик шаккаткан идем мин аларга шул чакта, алар бик нечкә күңелле егетләр иде шул. Шул әсәрдәге батырлыкны алар да кылдылар бит. Канатларын җәеп торган бөркет кебек туганлык кадерен белүче егетләр иде алар.

Башта Фәнис кайтты... Юк, чираттагы ялына түгел, мәңгелеккә авылында калырга кайтты ул. Бер-берсе өчен җан атып яшәгән игезәкләрнең бер канаты каерылды. Фәнисне соңгы юлга озатканда Рәнис әйтә: «Яралангач, Рәнис, дип кычкыргандыр, ярдәм ит, дип, өзгәләнеп мине чакыргандыр», ди. Мәрхүм туганының җәсаден җир куенына иңдергәч тә, озакламам, мин килермен синең яныңа, диде. Йодрыкларын кысып, синең өчен үч алырмын, диде. Рәнис дошман гранатасына капланып, иптәшләрен саклап калды (бу хәбәр ватсап аша яшен тизлегедәй таралды. З.Ш.).

Кемдер Рәнисне мондый адымга барыр дип уйламагандыр, ә мин моңа һич кенә аптырамадым, чөнки Рәнис кеше өчен, Ватан хакына гомерен дә кызганмас ир-егет иде ул. Аның бу гамәле — әйтеп бетергесез батырлык, ул чын герой, нәсел дәвамчысы — улы Рәдис өчен горурланырлык әти. 

— Рәнис ул бик ярдәмчел иде, дип искә алалар аның белән бергә эшләгән иптәшләре. — Йөгерепләр килеп җитә иде булышырга. Нинди генә авыр эш булмасын, көчен кызгамады, иң мөһиме кешегә җиңел булсын, дип тырышты. Аны югалту йөрәккә бик авыр булды.

Фәнис тә мобилизациянең беренче көненнән үк ил сагында булды, бөтен авырлыкны узды, үлем белән күзгә-күз очрашкан вакытлары күп булды, әмма уяулыгы, җитезлеге белән гел өстенлекле булып кала бирде. Рәнис хәрби хезмәткә контракт төзеп китте, әтисе үлгәч тәвәккәлләде ул моңа, туганы янында буласы килде. Рәнис чигенә торганнардан түгел иде шул ул, әйттеме, эшли иде. Батыр да, матур да егетләр иде алар, исемнәре мәңге онытылмасын, алар Салавыч җирлегенең, Яңа Салавыч авылының горурлыгы, районыбыз даны. Безнең өчен аяусыз яуда башын салган егетләр алар — бу урында, чәчәкләр китерик батырларыбызга, диясе килә.

Рәнис белән Фәнис 9 сыйныфтан соң укуларын СПТУда дәвам иттеләр, армиядә булдылар. Махсус хәрби операциядә дә күрешеп торганнар. Шәһит киткәннәрдән булсыннар, авыр туфраклары җиңел, тар каберләре киң булсын. Рәнисне дә, Фәнисне дә классташлары бер дә ташламады, чардуганын да алып куйдылар, исән чакта матди һәм рухи ярдәм итеп тордылар. Батырларның гаиләләренең, балалары-ның, якыннарының, туганнарының, дуслары-ның авыр кайгыларын уртаклашабыз, күркәм сабырлыклар телибез. Бик сабыр булсаң да кайгыларга түзүе һай авыр шул. Игезәк егетләр белән хушлашу үзәкне мең кат өзде, авылда нигезләре ятим калды.

— Чираттагы ялына кайткач Рәнис мине урамда күреп, машинадан төшеп, кул биреп күреште, — дип сөйли Салавыч урта мәктәбендә озак еллар директор булып эшләгән Люция Закирова.

— Озак сөйләштек, күңел актарылды, йөрәк бәргәләнде аны күргәч. Ә менә һәлак булулары турында ишеткәч үтә дә авыр булды. Үзем укытучы кеше буларак, миңа һаман да бала әле алар. Шушы балаларны озатканда авыл халкының бердәмлеген, өлкәннәрнең дога укып көтеп торуларын күреп куандым. Ятим итмәделәр аларны, сыйныфташлары да ничек кирәк алай ярдәмнәреннән ташламадылар. Бик күпләр кайталмый..., — шушы ике баланы алып кайтуда кемнең көче кергән, рәхмәт аларга. Бу балалар үз нигезләреннән китеп, үз авылы зиратына җирләнә алдылар. Озатуда елга кадәр кеше иде, аларның берсен дә, беркем дә чакырып китермәде. Әле ярый халкыбыз бар. Бу балалар әти-әниләре янына, һәркемнең бара торган урынына барып урнаштылар. Дөньялар тынычланып, борчулы йөзләр бетеп, яшьләнгән күзләр кибеп, һәркемгә тынычлыкта яшәргә язсын иде инде.

Рәнис белән Фәнисне соңгы юлга озатырга бик күп халык җыелды, район башлыгы Рамил Нотфуллин якыннарының авыр кайгыларын уртак-лашты, күркәм сабырлык-лар теләде, егетләрне ул Ватан алдындагы батырлыклары белән янәшә районыбызның эш яратучан, хезмәт сөючән батырлары иде дип атады. Район хәрби комиссары Васил Вәлиев илнең батыр улларына хөрмәтен белдерде. Дәүләт җитәкчелеге дә батырлар данын мәңгелеккә тиңләде. Ике батыр да изге дога белән гүргә иңдерелде. Кабер өсте чәчкә, венок белән тулды. Егетләр икесе дә үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Рәнис белән Фәнисне искә алып язуыбыз алар-ның рухларын шат кылсын, изге дога булып барып ирешсен.

Рәнис һәм Фәнис Фәйзрахмановлар 1979 елның 15 августында Яңа Салавыч авылында туа. Рәнис тә, Фәнис тә армиядә укчы булып хезмәт итә. Рәнис 2023 елның 8 августында Рәсәйнең Оборона министрлыгы белән килешү төзи. Фәнис мобилизациянең беренче көннәреннән үк китә. 2024 елның 5 октябрендә Фәниснең, 24 октябрь көнне Рәниснең батырларча һәлак булуы турында хәбәр килә. Урыннарыгыз җәннәттә булсын, егетләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сво