Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Батырлар керделәр утларга (фото)

Фонд кайгыртучанлык күрсәтә

Илкүләмендә махсус хәрби операция ветераннары белән эшләүче «Ватанны саклаучылар» фонды (безнең районда әлеге дәүләт Фондының социаль координаторлары Дилүс Гатиятуллин белән Гөлүзә Сәгъдиева) шушы көннәрдә Украина территориясендә барган махсус хәрби операция зонасында һәлак булганнарның гаиләләрендә булып, якыннары белән очрашты, хәлләрен белде, бүләкләр өләште.

— Рафил белән ятам, Рафил белән торам, уйларым гел аның белән, — ди Түбән Субаш авылында туып-үскән, Украина территориясендә барган хәрби бәрелешләрдә һәлак булган Рафил Гайнетдиновның әтисе Фагыйл абый. Әнисе Гүзәлия апа «гел догада торам, төшләремдә күрәм, улым Азаматны ташламагыз дип керә», ди.

Хәсрәт иңгән өйләрнең кайсына гына кермә, кайгы җиле бөтереп ала, күзләрдәге моңсулыктан йөрәк әрни, сөйләшеп сүзләр бәйләнми, тыңлаган саен күзләрдән яшь бәрә. Арбор егете Шамил Рәхмәтуллинның сугышчан дуслары хәрби баш киемнәренә кадәр кайтарта алганнар, хәрби бүрек белән хәрби кепка кием шкафының өстендә бик кадерле булып урын алган. «Үзеңнән калмый йөри торган хәсрәт инде бу бала хәсрәте», ди Шамил абый.

Чепья авылында тагын бер батыр егетебез Рафаэль Галимуллинның әтисе Нәгыймулла абыйны очрата алмадык, шифаханәдә булып чыкты.

Чепьядан Дмитрий Степановның әнисе, улымның кырыгын уздырырга әзерләнеп йөрибез, ди. Балтач волонтерлары Диманың әйберләрен алып кайтырга тиешләр икән, Ираида Павловна шуны зарыгып көтә.

Пор-Көтәштән Владимир Лаврентьевның әнисе Ольга Михайловна улының хәсрәтеннән арына алмый, үзәкләре өзелә ананың.Тик бер хис, бер горурлык аларны берләштерә — аларның уллары Ватан чакыруын кабул итеп, һичнидән курыкмый ил сагына киткән егетләр. Алар — чын батырлар. Бүләкләр өләшү икенче көннәрдә дә дәвам итте, махсус хәрби операциядә башларын салган башка геройларыбызның гаиләләренә дә хөрмәт күрсәтелде.

— Шушындый кайгыртучанлык күрсәткән, Яңа ел алдыннан батырларыбызның гаилә табыннарына азык-төлек белән ярдәм итүне оештырган Фонд җитәкчелегенә рәхмәт, — диде Дилүс Гатиятуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фонд