Хезмәт

Балтач районы

16+
Безнең геройлар

Бердәм булганга көч бар

Барысы да җиңү өчен, фронт өчен

Мобилизация башланганның беренче көненнән үк "Хезмәт"ебез йөрәген уч төбенә кыскан хәлдә солдат егетләребез турында язды, аларның гаиләләрен яктыртты, һәлак булганнар белән күз яшьләре аша хушлашты. Ачы сагыш, көтү-газаплар эчендә волонтерлар тормышын да читкә куймады, тылдагы батыр гамәлләр турында укучыларыбызга җиткереп торды. "

«Хезмәт»ебез бу эшен быел да, Ватанны саклаучыларга багышланган 2025 елда да дәвам итәчәк. «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз», «Ватан өчен йөрәкләрен бирделәр», «Зур илнең нәни патриотлары» дигән сәхифәләребез аша газетабыз елъязмалары тагын да тулыланачак. Җиңү өчен бер максатта уртак эшләр башкаручы волонтерларыбызга рәхмәтләребезне белдереп, алар турында язуны дәвам итәбез.

«Ватан өчен! Тынычлык хакына!» дигән төркемне Ирина белән Марат Галәветдиновлар төркеме дип йөртәбез. Ләкин Ирина болай ди.

— Без үзебез генә түгел, тулы бер команда белән эш итәбез. Дөрес, башлаганда ирем белән генә тотынган идек (бу хакта инде «Хезмәт» язып чыкты. З.Ш.), хәзер безнең белән беррәттән махсус хәрби операциядәге егетләребезгә булышучылар күп. Төркемебездә бары тик ярдәм кулы сузучылар гына, шуңа күрә егетләрдән сорау-ихтыяҗ булуга, тиз арада кирәкле сумма җыела, кирәкле әйбер сатып алына, булуга-юнәтүгә ук аны тиз көннәрдә билгеләнгән урынга илтеп тә тапшырабыз.

Әлеге төркемнең айга ике-өч яки аннан да күбрәк махсус хәрби операция зонасына ярдәм илтүенә аптырый торган түгел. Каян көч, финанс табалар диген?.. Бердәм булганга көч бар аларда. Хәрби янчык-лары төркемдәшләре, дуслары ярдәме белән тулыланып тора, эшмәкәр буларак үзләреннән дә хәйран суммалар китә, әмма бер энесен инде яуда югалткан, икенче бер туганына булышу ниятеннән солдатларны ташламаучы Ирина бернигә дә карамый фронтка хезмәт итүен дәвам итә. Бу көннәрдә төркемгә госпитальдә ятучы яралылар өчен медицина кирәк-яраклары китерәләр. Хәрбиләребез өчен кадерле кеше алар, әле менә күптән түгел «Алга» батальонында илне саклаучы хәрби райондашыбыз әлеге төркемгә Луганский Халык Республикасының флагы белән брошюралар калдырып киткән. Шушы көннәрдә шул ук Луганский якларыннан хәрби часть командирларының чираттагысыннан да Рәхмәт хаты килеп ирешкән. Хәер, андый хатлар күп бирелә волонтерларыбызга.

Ирина һәрбер бүләкне дә офисларына урнаштыра, кадерләп саклый. Төркем үзе дә Рәхмәт хатлары бирә, шушы көннәрдә аларның рәхмәтенә Түбән, Югары Кенә, Түбән, Югары Субаш, Чапшар авылының хәрби челтәр үрүчеләре лаек булган. Мәктәп укучылары да бик күп ярдәм җыеп китерә.

Яңа ел бәйрәмнәрендә дә волонтерлар ял итмәде, челтәр өчен тукымалар кистеләр. Аннан соң егетләр соравы буенча «Татарстан» җәмгыяте (җитәкчесе Айнур Нотфуллин) «Соболь» машинасы тапшырды, шуны ремонтладылар, төркемдәгеләрнең кайсы запчасть тапты, кайсы алып кайтты-барып алды, кайсы акча белән ярдәм итте. Чираттагы барулары гыйнвар ахырларында булыр дип планлаштырыла, белеп булмый тагын, кискен запрослар булса, аңарчы да ашыгып чыгып китүләре ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: махсус операция