Хезмәт

Балтач районы

16+
Безнең геройлар

Ил өстендә мәрхәмәтлелек челтәре

Бер йөрәккә күпме көч кирәк

Дилә Гарипова. Әлеге уңган, уяу, юл ярып баручы ханымны волонтерлар төркемнәреннән укып-ишетеп беләбез. Мобилизациянең беренче көненнән бирле инде ул солдатларга ярдәмнең алгы сызыгында.

— 2022 елның 26 октябрендә киявем Ринат ил сагына китте, аннан 2 ноябрь көнне улым Рүзәлне озаттык. Рүзәл улым Казанда яшәде, Питрәч хәрби комиссариатыннан китте. Хатыны Оксана исемле, өч балалары бар, кызлары Диана, игезәкләре Данил белән Денис. Улымны алып киткән көн карлы-яңгырлы, бик тә пычрак көн иде. Туңып-өшеп беттек, өч яшьлек сабыйларым әтиләренең аягына елышканнар, ул көннең суыклыгын, йөрәкнең ачыргалануын гомердә онытасым юк, — ди Дилә апа күз яшьләре аша.

Дилә апалар Казанда гомер итәләр, ире Арбор авылыннан. Каенәнисе вафат булгач, туган нигезне саклау ниятеннән авылга күченәләр.

— 2020 елны Арчада машина бәрдереп 25 яшьлек оныгым үлде, — дип дәвам итә Дилә апа. — 2021 елны иремә инсульт булды, бер ел тилмердек, хәзер әкренләп таякка таянып булса да йөри. Ул авыргач, ике кулсыз калдым. 2022 елда улым белән киявемне махсус хәрби операциягә алдылар, 2023 елда үзем авырдым, аздан гына инфаркт бәрмәде.

Авырырсың да, бер йөрәк бит ул, бер йөрәккә күпме көч кирәк, — әлеге шигъри юллар волонтер, шагыйрь Рүзәл Миһаҗевның яңа гына басылган китабыннан алынды. Шушы араларда Арбор мәдәният йортына очрашуга да килгән. Дилә апаның улы Рүзәл белән танышлар икән, махсус хәрби операция зонасында очрашканнар, очрашып кына калмаганнар, чын дусларга әверелгәннәр.

— Героебыз Рүзәл — безгә тормыш бүләк иткән егет. Берсендә бер егетне табалмадык, посылкасын бирәсе бар, аны теләсә кая калдырып булмый, ышанычлы кешегә калдырырга кирәк. Шуңа адашка мөрәҗәгать иттек, ул безне блиндажына алып барды, — дип сөйли Рүзәл Миһаҗев сәхнәдә, үзе дустын кочкан, Рүзәл солдат та кулын шагыйрь дустының иңнәренә куйган.

— Егерме алты тапкыр барып, андый төзек, чиста блиндаж күргән юк иде. Яңа ел алды иде ул. Алар өчәү, без өчәү, төне буе гармун тартып, җырлап чыктык. Бирегә ул безне "УАЗ«ик машинасында алып килде, ерып барып булмаслык саз, бездәге саз ул саз түгел, ә монда — бер басасың, аягың бишкә әйләнә, икенче атлыйсың, аяк киемең ябышып кала, өченче атлыйсың, носкиең төшеп кала. Безне шундый тәмле ризык белән сыйлады Рүзәл, — ул токмач — биш пакет «Роллтон» иде, тәме әле дә авызда. Бу егетләр күргәнне сезгә, балаларыгызга күрергә язмасын. Тормышның иң ачысын, иң әшәкесен, пычрагын күрәләр. Алар үз гомерләрен куркыныч астына куеп, безгә матур тормыш бүләк итәләр. Ә без — рәхәттә яшибез, ашыйбыз-эчәбез, күңел ачабыз. Ә алар һәр көн саен үлем белән күзгә-күз очрашып хезмәт итәләр. Бу егетләрне онытырга хакыбыз юк, алар безнең геройлар. Алар безнең, 21 гасырның геройлары!

— Рүзәлнең очрашу кичәләренә барырга кирәк, — ди Дилә апа. — Акчаларын кызганмасыннар, бик мәгънәле итеп шигырьләрен укый, шигырьләре күбрәк махсус хәрби операция зонасына ярдәм илтә баргач, үзе әйтмешли, кеше күрмәгән җирләрдә язылган, гармун моңнарына күмелеп, ватанпәрвәрлекне җаның-тәнең белән тоеп кайтасың. Рүзәл үзе бик нык булыша фронтка, егетләрнең хәленә керә, аларны зурлый. Әлеге концертта Рүзәл Минһаҗев фронтка ярдәм итүче тырыш Арбор кызлары Фәридә Әхмәтҗановага, Гөлүсә Шакировага, Айсылу Ульдановага командирлардан Рәхмәт хатлары бүләк итте.

Дилә апа үзе дә взвод командирларыннан әллә ничә Рәхмәт хатлары алган кеше, гуманитар ярдәм өчен дә, улының фидакарь хезмәте өчен дә гел килеп тора аңа Мактау кәгазьләре. Арбор авылында волонтерлык хәрәкәте башлап, гуманитар ярдәмне оештырып әзерләүдә намуслы хезмәте һәм зур җаваплылык белән Ватанга хезмәте өчен Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллинның Рәхмәт хатына да лаек булды ул. «Россия волонтеры» дигән медале дә бар.

Улы белән киявен хәрби хезмәткә озаткачтын, Дилә апа өчен кара көннәр башланды. Шул кара көннәрнең берсендә Казанда яшәүче Нурия исемле шәфкать туташы авылга кайтып, солдатларыбыз иминлеге хакына челтәр үрү өчен ак түлләр, шторлар җыеп китә. Без дә эшли алабыз бит моны, дип, Дилә апа да хәрәкәтләнә башлый, волонтер Айдар Хисмәтуллинга шалтыратып сеткалар сорый, Айдар исә волонтер Гөлчәчәккә мөрәҗәгать итәргә куша. Гөлчәчәк, ярар, ярар, Дилә апа, дип, төркем хисабына җыелган акчага сеткалар алып бирә. «Беренчесен үрү авыррак булды, — ди Дилә апа. — Ничек үрәсен белмим, интернеттан карап өйрәндем. Миңа ярдәмгә авылдашым Рания Мос-тафина килде. Тукыма сорап авылдашларга мөрәҗәгать иттем, авыл халкы бик күп куе яшел тукыма китерде, клубта мәчет әбиләре шуны кисеп торды, яшьләр үрде. Унбиш көн эчендә челтәрләр әзер иде инде, бик авыр булды, әмма клуб эче тулы кеше булды ул чакларда, бар да ярдәмгә ашыкты. Беренче елны иллеләп сетка әзерләдек, шул ук вакытта азык-төлек, кием-салым, урын-җир әйберләре дә китерүчеләр күп булды. Башка нәрсә килә, шуны җыйдык инде. 2024 елда коры ашлар ясый башладык. Ашка кирәкле әйберләрне духовкада киптерәм. «Арбор» хуҗалыгы рәисе киптерергә махсус киптергеч алып кайтып бирәм, район башлыгы бирә, дигән иде, кирәксенмәдем, шуның өчен терлек ите бирде, анысы да күп кирәк. Әнә шулай, кызларга кич җыелышып алыйк әле дим дә, кичләрен пешерәбез, әрчибез, турыйбыз, кырабыз, киптерәбез. Тутырышырга да кеше кирәк бит әле. Фәридә, Гөлүсә, Айсылу бер дә булышудан туктамыйлар, ашлар, чәйләр тутырабыз, оекбашлар бәйлибез. Әле менә хуҗалык конторасында эшләүчеләр бик күп итеп токмач кисеп китерде, мәктәпләр, балалар бакчалары челтәрләр өчен тукымалар кисә. Арбор авылы халкы бик булышты, тырышты, соңга таба гына сүлпәнәеп киттеләр, гомумән, район халкы никтер суынды, әйтерсең лә, дөнья тынды.

Тынычланырга бик иртә әле, без хәрбиләребезгә булышсак кына, тормышыбыз тыныч булачак, безгә алга барырга кирәк, ләкин Россия солдатлары тылдагылардан башка гына алга баралмаячак, аларга Бөек Ватан сугышындагы кебек тылның көчле рухы, ныклы терәге кирәк, үзенең кирәклеген тойса гына Россия солдаты баскан җирендә егылмас, егылды исә торып китәр. Бергә булдык, бергә калыйк әле, иптәшләр, Дилә, Елена, Раушания кебек ватанпәрвәр райондашларыбызга булышыйк, районда әллә ничә волонтерлар төркеме, шуның хет берсенә генә булса да кереп, ярдәм кулы сузыйк.

Бел, Син — Илнеке, Ил — синеке,
Булышмыйча ярамый.
Ун сумың булса да бир,
Бернигә дә карамый. 
Баш өсте булып йөрерсең,
Намусың чиста калыр.
Җиңү салюты атканда — 
Уртак куаныч булыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волонтер