Команда бүген китә
Егетләр сораган бөтен әйбергә финанс мөмкинлеге бар
«... полк хәрбиләренә ярдәм» төркеме җиде полкка гуманитар ярдәм илтә.Төп җыелу урыннары район үзәгендәге Фотокопцентр булганлыктан, яннарына еш керелә. Хәер, олы йөрәкле кешеләр юл өстендә урнашкан бинага кермичә үтми, кемдер егетләргә тәм-том, кием-салым, гигиена кирәк-яраклары, дару-препаратлар калдыра, акчалата ярдәм бирә.
Мин бу юлы кергәндә якташ ханым мендәрләр алып килгән иде (аноним булып калырга теләде). Тәрәз төбендә махсус хәрби операциядән чираттагы ялга кайткан егетләр бүләк иткән чәчәк бәйләмнәре, биредә эшләүче һәм шушы төркемдә актив эшчәнлек алып баручы Фәридә Иванова «бу чәчәкләр булышучы бөтен район халкына», дип белдерде.
15 гыйнвар посылкалар тутыра башладылар, шуңа волонтер кызлар Регина Гафиуллина белән Лилия Тихонова эштән соң тизрәк монда килделәр. Шул арада машинага яңа тәгәрмәчләр күтәреп Ленар килеп керде, нәрсә килә, Радик абый белән Фәридә апа ватсаптагы төркемнәренә куеп баралар.
«Әйбер бәяләре бик кыйммәтләнде, — ди Фәридә апа. — Менә шушы Ленар Фәхретдинов ничек итсә итә, бәяләрен ничек тә төшертә-төшертә булса да кирәкле тауарларны кайтарта», дип, яу кырындагы егетләр өчен өзелеп торучы волонтерны мактап та алдылар. Төркем бик актив эшли, ялга кайткан хәрбигә квадрокоптер «Мавик3» тә сатып алып бирделәр. Запрос буенча генераторлар, дизельле җылыткычлар, «Урал» машинасына тәгәрмәчләр, рацияләр сатып алганнар. Челтәрләр үрелгән, шәмнәр ясалган, ашлар, чәйләр әзер, егетләр сораган җиһазлар төргәктә, кирәкле бөтен нәрсә тупланып бара.
Төркемдәгеләрнең кәефләре күтәренке, чөнки бу юлы егетләр сораган бөтен әйбергә финанс мөмкинлеге бар, моның өчен алар зур күләмдә акчалата ярдәм күрсәткән район җитәкчелегенә, бигрәк тә район башлыгы Рамил Нотфуллинга бик рәхмәтле. Әлбәттә инде, район халкына рәхмәтләре беренче чиратта.
— Безнең Җиңүгә омтылышыбыз бик кыйммәткә төшә, — ди әлеге төркемдә хезмәт куючы Ринат Солтанов. — Тик без хәзер туктый алмыйбыз инде һәм туктарга тиеш тә түгелбез. Махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илткәндә өч яшь кыз һәлак булды, алар волонтерлар иде. Якыннарының кайгыларын уртаклашабыз. Аларның изге эшләре күңелләрдә мәңге сакланыр (12 гыйнварь көнне Полина, Валерия, Настя исемле волонтерлар һәлак булды).
Гадәттә алар кичен китәләр, бу юлы да шулай итәрләр — тиз барып җитәргә, вакытында өләшеп бетереп кайтырга һәм яңадан ярдәм туплый башларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев