Лена апа көндәлегеннән
Волонтерларга тел-теш тидерергә хакыгыз юк, баш июдән кала!!!
Бер атна элек Елена Вәлиева төркеме дә махсус хәрби зонага ярдәм илтеп кайтты. Лена апаның күргәннәрен укып, йөрәкләр үрле-кырлы сикерә башлады. Батыр йөрәкле ханымның көндәлеген дәвам итик әле.
...Юллар искиткеч авырдан бирелә, аны барган-күргән кеше генә аңлый ала. Ә группага без күргәннең 20%ы гына языла. Чөнки группада әниләр, гаиләләре бар, аларга авырлык килүләрен теләмибез. Иң мөһиме, солдат егетләребез генә бирешмәсен иде дә, гаиләләренә сабырлык бирсен иде.
Без — волонтёрлар да бирешмәскэ тырышабыз, чын, ихлас, чиста күңелдән эш, ярдәм башкарабыз, ә аңа җавап итеп, аларга акча түлиләр икән дигән сүзләр йөрәккә, әлбәттә, бик авыр. Аңлагыз, зинһар, сукыр бер тиен дә түләгән кеше юк безгә. Мәсәлән, минем пенсиядән күпмедер акча чыгымы чыгып бара, мин аны жәлләмим, берәүнең кадерле солдат баласын минем эшем, сәдакам гомерен саклап кала. Әмин, шулай булсын. Я булмаса детдомда сугыш баласының кулсыз, аяксыз, комада тилмереп ятканына ул сәдака жәлме? Һич Юк!!! Госпитальдә безнең өчен гомерен кызганмый, адәм карамаслык булып калган солдатка жәлме безнең ярдәм? Юк! Яшь гомерен биреп, жир куенына салганнар өчен жәлме? Юк, кирәк булса, гомеремне дэ бирәм!
Фоатны күрегез, ничек итеп тырышып йөри, үз машинасын жәлләмичә юлга чыга, күбрәк төяү өчен прицепка кадәр алды, кайбер ремонтларына кадәр үзе күтәрә, эшеннән кала, гаиләсен калдырып чыгып китә, без бит кунакка бармыйбыз, үлем белән күзгә — күз очрашырга керәбез!
Рамил нишли?! Бугазына җиткән эшен, гаиләсен калдыра! СВО өчен күпме эшләр башкара! Мине күрегез, яшемне, сәламәтлегемне карагыз, йорт-җиремдә күпме хезмәт башкарып, туплап, һәрберегезнең тиененә кадәр күрсәтеп язып барам, кайткан саен һәрбер тиенгә отчет куям! Кем эшли бу эшне? Шуннан соң да аларга акча түли, тегеләй икән, болай икән дип әйтүчеләр җитәрлек. Ник безнең белән бармыйсыз соң? Кирәкмәгән җаваплар язмагыз, кирәкми! Сорагыз, белешегез, кем, каян волонтерларга нинди акча түли! Эшләгән, ярдәм иткән, гомерен, язмышын кызганмаган волонтерларга тел-теш тидерергә хакыгыз юк, баш июдән кала!!!
... Машина ватылса, аяк астыннан җир китә, беттең дигән сүз, житмәсә шушы салкында. Әйтмәм дигән идем, барганда Буада ватылдык без, 7 сәгать яттык, ярый Буа волонтерлары булышты, сервизга тагып алып барып, ремонтлап бетермичә китмәделәр дә! Баш иябез алар алдында! Ә басуда калсаң нишлисең? Бетәсең! Аның әле алып куярга кирәкле запчастен тиз генә табып булмый! Болай да авырып чыгып киткән идем, бөтенләй тыңкышланып, чирләп бетеп кайтып кердем менә…
(Ахыры бар).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев