«Мама Лена» туктап калмый
Лена апа көндәлеге
Волонтер Елена Вәлиева махсус хәрби операция зонасындагы егетләребезгә ярдәм илтеп кайтты
*** Чепья урта мәктәбенең 3 б сыйныфы укучылары, аларның әти-әниләре, сыйныф җитәкчеләре Екатерина Валерьевна, Оксана Петровна алдында башымны иям, шушы ярдәмне җыюда, китерүдә кемнәрнең өлеше кергән, барысына да рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Сезнең ярдәм безгә бик кирәк, ярдәм итүдә катнашкан һәр кеше безнең өчен кадерле. Кем бу хәлгә битараф түгел, моның өчен һәрбарчагызга да рәхмәт. Үзебезнең егетләрне мораль яктан да, матди яктан да кайгыртып торырга бурычлы без.
*** Арбор авылы халкыннан да ярдәм килеп иреште. Кемнәр шушы изге эштә катнашкан, кемнәрнең өлеше кергән, һәркайсыгызга Аллаһның киң рәхмәте булсын. Аның ризалыгы өчен булып кабуллардан кылынсын, әҗер-савапларын өеп бирсен. Алып килүче Илнур Галиевка, ярдәмне туплап озатучы Солдатлар әнисе Диләбезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
*** Күчтәнәчкә салат, кайнатмалар ки-терүчеләргә дә чиксез рәхмәтлебез. Һәркайсы-гызныкын Аллаһ разый булып, кабул итсен, савапларын бирсен.
*** Бүген безнең бакыйлыкка күчкән якыннарыбызны, ягьни бездән алар рухына дога һәм сәдака өмет иткән әрвах-ларыбызны искә ала торган көнебез. Шул ният белән биргән сәдакаларыгыз Аллаһ ризалыгы өчен булсын, кабул кылынсын. Мәңгелек йортка күчкән якыннарыбызның рухларын шат кылып, ахыргы урыннарын җәннәтле итсен, мәңгелек йокылары тыныч булсын.
*** Изге җомга иртә-ләребез хәерле, имин булсын. Аллаһы Тәгалә безгә бәхет, сәламәтлек, күңелләребезгә миһербан-лылык, гаиләләребезгә, илебезгә тынычлык, иминлек, муллык, бәрәкәт бирсен! Барлык теләгән теләкләребезне кабул итсен. Бердәм һәм бергәлектә бүгенге мохтаҗ саналган егетләребезгә, яралыларыбызга һәм ятимнәребезгә ярдәмнән читтә калмыйк. Без тынычлыкта яшәп, эшләүчеләргә 100 сум чүп кенә, алар өчен ул бик кирәк, шуны онытмыйк, бары да безнең якты киләчәгебез өчен! Балаларыбызга, оныкларыбызга кагылмасын иде бу афәтле җилләр.
*** Изге җомга күчтә-нәчләре: даими ярдәм итүче, изге күңелле кешеләребез Арбаштан Лилия Г., Флера Н., Карадуганнан Илшат Ш., Резеда И., Арбаштан Наилә ханым, Раил улыгыз исән-сау кайтсын. Ниятләп биргән күчтәнәчләрегез, сәдакагыз бер Аллаһ ризалыгы өчен булып, кабуллардан кылынсын, әҗер-савапларын да өеп бирсен, Аллаһның рәхмәтенә ирешергә насыйп итсен.
***Лена апа бу ике көндә юкка чыкты, дип уйладыгызмы, юкмы?! Бөтенләем белән чумып, гуманитарка әзерләп, тутырып, язып, һәр юнәлешкә хәстәрләп куям, беләсез, машинага төяп чыгып киткәнче, бер коробка ничә тапкыр кулдан уза. Аллаһ ярдәменнән ташламасын, әле эшләр бик күп...
*** Исемле посылкалар тутырыла. Язып куя башладым, кемнәргә язарга кирәк, әйтегез, бирегез данныйларын! Ярдәмсез калмасыннар! ... полктагы егетләргә хәм башка в/частьтәгеләргә, Херсоннан кала! Языгыз үземә!
***Хөрмәтле Салавыч авылы волонтерларына, ярдәм иткән халыкка чиксез олы рәхмәтләребезне ирештерәбез! Солдатларыбызга ярдәм йөзеннән, әзерләп алып килгән маскировкалы челтәрләр, тәмле, хуш исле чәйләр, күчтәнәчләр, носкилар, сөлгеләр, урын-җирләр һәм башка кирәк-яраклар белән ярдәм итүегез Аллаһ ризалыгы өчен булып, кабуллардан кылынсын.
*** Олы юлга кузгалырга санаулы көннәр генә калды. Егетләрнең үтенеч-запрослары килә тора. Бүгенге үтенечләрен дә язып куям, язам гына да түгел, ярдәм итүегезне үтенеп сорыйм! Аңлавыгыз өчен рәхмәт!
*** Хөрмәтле әти-әниләр, солдатларыбызның тормыш иптәшләре, туганнары, якыннары, дуслары, классташлары игьтибарына!!! Биреп җибәрәсе посылкаларыгыз, әйберләрегез булса, китерә башласагыз була! Кем булуга карамастан, алып барып тапшырырбыз. Миннән ярдәм, савап булсын дигән, теләкләре булганнарның күчтәнәчләрен кабул итеп, алып барырбыз. Бары тик теләк кенә кирәк.
*** Норма мәдәният йортында эшләп килүче китапханәдә, Кариле, Норма авылының апа-абыйлары, солдат әниләре җыелып, үзләренең изге гамәлләре белән фронтка даими ярдәм итәләр. Чәен, ашын әзерләп, сеткалар үрү өстендә һәркайсы үзеннән саваплы өлеш кертә. Менә бүген дә челтәрләр, тәмле, хуш исле чәйләр алып килделәр. Күргәнегезчә, сеткалар яхшы итеп төрелгән, бу эшләрне башкаручы Мансур Галиевка, һичшиксез, беренче урынны бирергә була. Чәйләр салынган коробкаларга күз салсак, Лилиябез аларга тиешле дәрәҗәдә матур итеп төргәк ясап, җиренә җиткереп язып та куйган. Эшләгән хезмәтләре белән күргәзмәгә барырлык, мин генә түгел, әлбәттә, солдатлар да сокланыр. Афәрин, нормалылар!
*** Инде олы юлга кузгалырбыз дип торганда, тагын бара торган "Форд"ның двигателе ясап булмаслык дәрәҗәдә килеп чыккан. Башны алсаң, арт ябыша, дигән мәкаль шушыдыр инде... Ә егетләребез мотоцикл, элемтәчеләребез телефоннарын, ятимнәребез махсус инвалидлык караватларын көтәләр. Барырга, илтергә теләге булган "Газель«ле шоферлар юкмы арагызда яки танышларыгыз? Уйлагыз, белешегез, личкага языгыз, зинһар! Яхшылык жирдә ятмас, Аллаһ меңе белән кайтарыр.
*** Районга гына түгел, тәмле-татлы ризыклары белән Татарстанга билгеле кулинар пешекчебез, Кариле авылыннан оста куллы, мәрхәмәтле, олы йөрәкле Гөлфәния ханым, солдат егетләребезгә чәк-чәкләр пешереп, әзерләп алып килгән. Аллаһ разый булып кабул итсен, үзенә әҗер-савапларын биреп сөендерсен.
*** Безнең тырыш, уңган, булган волонтерларыбыз, Яңгулыбызның эшчән «Бал кортлары», Аллаһ һәркайсыгызга савапларын өеп бирсен, сугышлар туктасын, егетләребез исән-сау кайтсыннар. Җыелышып эшләп, җитештереп өлгерик дип кабат бик күп чәйләр, ашлар, күчтәнәчләр, маскет сеткалар, солдатлар өчен кирәк-ярак алып менделәр.
*** Әлхәмдүлилләһ, көн дәвамында ярдәм килеп тора, Балтач бистәсендә гомер итүче Гөлфирә ханым солдатларга күчтәнәч булсын дип тырышып, күп итеп чәк-чәкләр пешереп алып килгән. Уңган кулларыгыздан куанып, ике дөньяның да рәхәтен күрергә насыйп булсын.
*** Бөрбаш авылыннан даими ярдәмчем, һәр баруда нык ярдәм итүчеләрнең берсе, Алмазия гаиләсенең авыру, ятим балаларга дип ниятләп алып килгән ярдәменнән Аллаһ разый булып, кабуллардан кылсын, үзләренә меңе белән кайтарсын иде.
*** Кариле авылында яшәүче Рәсүлә ханымга һәм аның ярдәмче кызына ихлас рәхмәтләребезне ирештерәбез. Солдатларга, ятимнәргә кер, кул, савыт- саба юу өчен гельләр алып килгән. Күңеле изгелектә булган кеше мине дә эзләп тапкан, зур итеп ярдәм итәргә дә ниятләп, вакытын да җайлаган. Аның өчен, әлбәттә, бай булу кирәкми, фәкать күңел итәргә генә кирәк шул.
*** Машинабыз ватылу сәбәпле, вакытында төяп чыгып китү өчен машина эзләп, чүттән генә «чорма китмәде». Ярдәмгә килгән район башлыгы Рамил Нотфуллинга, олы йөрәкле волонтерларыбыз Рамил Әгълиуллинга, Руслан Мөхәммәтҗановка ихлас рәхмәтләребезне ирештерәбез! Уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек гомерлек юлдашлары булсын.
*** Барырга теләк белде-рүче шофер егетләребезгә рәхмәт сүзләре генә дә аз, чөнки тыныч җирләр түгел, барам, дип, ник бер кеше шалтыратсын. Әле ярый Таһир Мөэминов, Азат Җәләев сүзне тыңлап, юлга чыгарга ризалык белдерделәр. Солдатлар белән аралаштым, П. дан соң бөтенләй дә уздырмыйлар, чыгармыйлар да диләр, ничек, кайда очрашырбыз, әлегә билгесез. Һай шул ул билгесезлекләәәр... Анда бит элемтә дә юк... Бигрәк авыр күңел халәте бу, аны барган, күргән кеше генә аңлый... Аллаһы Тәгалә авырлыклар салмыйча, ярдәм кулы сузса иде.
*** Юл чыгымнарына дип 20000 сум күлә-мендә ярдәм иткән Яңгул авылы халкына ихлас рәхмәтләребезне ирештерәбез.
*** Бик зур рәхмәт Казаннан Ирина Александровнага, егетләребезгә 20 мең сумлык ярдәм күрсәтте. Проблеманы аңлап, игътибарлы булып, ихлас күңелдән ярдәм итүегезгә шатбыз. Янәшәбездә сезнең кебек рәхимле кешеләр булуы безгә көчле, җитез булырга ярдәм итә.
*** Норма авылыннан даими ярдәмчеләребез Гөлүзә, Ренат Нәсыйховлар гаиләсеннән 5100 сум күләмендә сәдака. Татлы җимешләре — оныклары туган хөрмәткә үткәрелгән Гакыйка корбаны ашыннан килгән сәдака.
*** Чиксез зур рәхмәт-ләребез ярдәм иткән, авыр вакытта үзеннән өлеш керткән һәрбарчагызга! Бу баруда да егетләребездән килгән барлык үтенеч-ләр дә һәрберсе канәгать-ләндерелде, ятимнәргә дә бик-бик зур ярдәм итеп, 2 инвалидлык караваты һәм башка кирәк-ярак алынды. Болар барысы да сезнең битараф булмавыгызның, киң күңелле һәм һәрчак Аллаһ янәшәсендә булуыгызның чын дәлиле. Алдыгызда баш иям, хөрмәтлеләрем! Сез искиткеч шәфкатьле, олы йөрәкле, эчкерсез, чис-та, изге күңелле, горурланырлык КЕШЕләр.
Редакциядән: Әнә шулай эшли волонтер Елена Вәлиева, егетләр өчен дә, ятимнәр өчен дә «Мама Лена» ул. Берүзе дер селкетә дөньясын, атнакиче дә, җомга да калмый, кешеләрне саваплы гамәлләр кылырга, егетләргә ярдәм итәргә чакыра, килгән ярдәмне туп-лап, төяп егетләргә илтеп тә бирә. Көндәлеген дә бер көн дә калмый тутырып бара, хисап дәфтәренең бер буш урыны да юк. Һәр барган саен көрәшеп барулар арта калды дип бер куана да, яңадан ярдәм тупларга керешә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев