Балтач гимназиясенең 2»и»сыйныфы укучылары Җиңү көне алдыннан кунак кабул иттеләр.
Чечен сугышы ветераны, отставкадагы подполковник Ансар Гыйззәтуллин күптән түгел улы укыган 2"и"сыйныфында кунакта булды.
Очрашу вакытында Ансар әфәнде укучыларга хезмәт еллары хакында сөйләде. Ватанпәрвәрлек, намус, гаделлек төшенчәләре хакында гади мисаллар аша аңлатты. Шулай ук укучыларга Георгий ленталары да бүләк итте.
Нет комментариев