Балтач бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйльмулла улы Гыйльмуллин янына артислар килде.
Җиңү көне якынлаша. Шул уңайдан Бөек Ватан сугышы ветераннары күпсанлы котлаулар кабул итә.
"Форпост" оешмасы, музыка мәктәбе укучылары, "Факел" яшүсмерләр клубы вәкилләре Балтач бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйльмулла улы Гыйльмуллинда кунакта булып, аңа концерт программасы тәкъдим итте.
- Бәйрәм алды көннәрендә бик зур бүләк ясадыгыз. Рәхмәт сезгә, балалар, - дип озатып калды ветеран кунакларны.
Нет комментариев