Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә-78 ел

Көшкәтбашта узган Җиңү бәйрәме ниләр белән истә калган? (фото)

Кичә Көшкәтбаш авылында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг булды.

Бәйрәмдә район башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура бүлеге җитәкчесе Сәгъдиев Илфат Нурулла улы, күмәк хуҗалык идарәсеннән Ганиев Разит Габдулла улы, авыл җирлеге башлыгы Хөснетдинов Азат Альбер улы һәм авыл имамы Нәкыйпов Габлелфәрт Габдрәүф улы катнашып, тыл ветераннарына үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.

Көшкәтбаш башлангыч мәктәбе көче белән әзерләнгән чыгышлар өлкәннәр һәм килгән кунаклар күңеленә дә хуш килде.

7 нче май көнне исә күмәк хуҗалык идарәсе тыл ветераннарының өйләренә йөреп, бәйрәм белән котлап күчтәнәчләр өләшкән булган. Өлкәннәр шушы гамәлгә нык сөенеп үзләренең рәхмәтләрен, яшь буынга изге теләкләрен җиткерделәр.

Бөек Ватан сугышында ятып калган, Җиңү белән кайтып инде бакыйлыкка күчкән, бүгенге көндә баручы махсус хәрби операциядә һәлак булган батырларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды, дип хәбәр итә Шат-Көшкәтбаш.

Фото: Гөлнара Рахматуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев