2025 елда «Үлемсез полк» акциясе катнаш форматта узачак?
«Үлемсез полк» илнең барлык уку йортларын да колачлар дип көтелә
2025 елда «Үлемсез полк» акциясе катнаш форматта (традицион рәвештә һәм онлайн) узачак. Бу хакта акциянең рәсми сайты хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
Төбәкләр аны үткәрү форматын үзләре сайлаячак икән. Бу урам йөреше яки, мәсәлән, автоузышлар булырга мөмкин. Акциягә шулай ук автомобильгә ветеранның портретын ябыштырып яки социаль челтәрләрдә аның турында язма урнаштырып та кушылырга мөмкин.
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов бәйрәмнәр алдыннан мәктәпләрдә хәтер акцияләре узачагын хәбәр итте. 5 майда барлык мәктәпләрдә дә Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи дөреслекне саклауга багышланган «Мөһим әйберләр турында әңгәмәләр» дәресе узачак. Ә май аенда мәктәпләрдә кыңгырау чыңы урынына Бөек Ватан сугышы турында җырлар яңгыраячак.
«Үлемсез полк» илнең барлык уку йортларын да колачлар дип көтелә. Узган ел «Үлемсез полк: Геройлар безнең янәшәдә» акциясендә 10 миллион мәктәп укучысы катнашты. Быел алар тагын да күбрәк булыр дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев