Хезмәт

Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Бабам турында истәлекләр балалары, оныклары һәм оныкчыклары йөрәгендә яши!

Сугышта бабам булачак тормыш иптәшен дә очрата

Минем бабам Мөхәммәтнәбиев Һади Нәби улы 1922 елның 10 июнендә Смәел авылында туган.

Ул 1941 елның 17 июнендә армиягә алына. Биш көннән сугыш башлана. Сугыш башланганда аңа 19 яшь була. Бабам 61нче запастагы укчы полкында хезмәт итә. Шулай ук телефонистлыкка да укый. 1942-1943 елларда ул Белоруссия фронты составында сугыша, Белоруссияне, Полоцк шәһәрен азат итүдә катнаша.

Сугышта бабам булачак тормыш иптәшен дә очрата. Әбием Кәшәфетдинова Фатыйма Нуриевна 1942 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң ук хәрби хезмәткә алына. ПВО частьларында хезмәт итә, зенитчы-артиллерист була. Сталинградны азат итүдә катнаша.

Булачак ир белән хатын Белоруссия фронтында 1943 елда танышалар. Бабам полкта бердәнбер татар егете була, шуңа да әбием аңа шундук игътибар итә. Туган телләрендә аралашу аларны бик якынайткан һәм барлык авырлыкларны бергә җиңеп чыгарга ярдәм иткән. 

Җиңүне алар Латвиядә, Двинск шәһәрендә каршылыйлар.  Әбием белән бабаем 1945 елның июлендә язылышалар. Бәхетле яшәп, 6 бала тәрбияләп үстерәләр.

 «Тормыштан беркайчан да зарланмагыз. Дөньяда иң куркынычы – сугыш», дип әйтә торган бабам. Мин бабамны белмим, ул мин туганчы ук вафат булган, әмма аның турында истәлекләр балалары, оныклары һәм оныкчыклары йөрәгендә яши!

Мөхәммәтгалиев Сәгыйть, 

Балтач гимназиясенең 8 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев