Хезмәт

Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

«Батырлыгың өчен бу калкулыкка синең исемеңне бирергә була»

Бөек Ватан сугышы ветераны Нәсыйх Хәтимов көндәлегеннән

(Дәвамы. Башы 7, 16 май саннарында).
Бу атауга дошманга күренмичә көн яктысында узып кереп-чыгып булмый. Яралыларны алып чыгасы, я инде төп көчләр ягыннан сугыш кирәк-яраклары, ашаулар алып керәсе булса, бары тик сазлык аша төнлә генә йөреп була. Шулай бер төндә рота командирыбыз штабка киткән иде. Иртәнгә ул әйләнеп кайтып җитмәде. Ул булмаган көнне, әле дә истә, 1943 елның 30 май көне иде ул, дошман иртәдән һөҗүм башлап, безнең өскә снаряд яудыра башлады. Шулкадәр күп аталар, тын алырга сулыш җитми төтеннән, бар җир кызудан. Бераздан утны арткарак күчереп, фриц үзе килеп басты. Җимерелеп бетмәгәнне җимереп, үлеп бетмәгән яралыларны атып, безне узып та киттеләр. Бер кырдагы җимерекләр арасында, бәхеткә, аларга күренмичә атауда бер ялгыз булып, дистәгә якын дошманны озатып калдым. Бераздан карыйм, ялгыз түгелмен икән. Повар белән бер солдат ярымҗимерек кухняда бикләнеп калганнар, тәрәзәдән кухняга ташланган немец гранатасы шартламый калган ярый. Кичкә кадәр алар белән шул урында оборона сак-ладык. Караңгылангач, разведчиклар белән рота командиры килеп җитте.

— «Мондагы булган хәлләрне Хәтимовтан сорагыз», — дигәннәр аңа теге солдатлар. Шуннан ул мине чакырып сораштырды. Минем муенда, аяктагы бәйләнгән яраларны, тирә-яктагы җимерекләрне, снаряд чокырлары белән тетелеп беткән атауны күздән кичергәч, монда исән кеше калмагандыр дип уйлауларын әйтте. — «Хәтимов, моннан да исән калгач, бронированный герой икәнсең син! Моннан күтәрелгән төтен Мәскәүгә үк күренгәндер. Сине бер пуля да алмас, траншеяга төшмичә, бруствердан гына йөрсәң дә була сиңа!» — дип мактап алды мине. 
Бераздан командование атауны ташлап чыгарга боерык бирде. Нык сирәкләнгән безнең частьне тылга тулыландырырга, бераз хәл алырга чыгардылар. Анда мине учебный батальон көтә икән, тагын башка уй төште, чөнки сержантлыкка әзерлиләр икән безне. Курсларны яхшы гына тәмамлап, командирлардан рәхмәт һәм өлкән сержант дәрәҗәсе алып, тагын алгы сызыкка киттем. 


Һәр уңышлы эшнең дә киресе дә килеп тора бит. Уңай гына оборона тотканда, шулай бер разведкага, «тел» алырга баргач, үзебезнең «Катюшалар» үзебезнең өскә салды утларын. Арабызда югалтулар булды. Күп тә үтми тагын бер баруда андый хәл яңадан кабатланды. Артиллерия уты белән прикрывать итә бит инде безне. Ләкин бер дә залп-лары кирәкле урынга төшми. Безнең элемтәче рациядән элемтәгә чыгып, утны кирәкле җиргә, дош-ман өстенә күчерүләрен сорый. Ишетүдәме гаеп, безнең артиллерия утны безнең өскә бора. Бу разведкадан без зур югалтулар белән кайттык шулай, үзебезнекеләр уты астында калып. Моның өчен полкның артиллерия начальнигы, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган капитан Крючковны гаепләделәр.


Мәгъфүр Мифтахов,
Бөрбаш Сәрдегәне авылы

(Дәвамы киләсе санда)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев